2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан Фехтование буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә җыена

15 майда Лозаннада (Швейцария) 2015 елгы Фехтование буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Халыкара фехтование федерациясе вәкилләре белән әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу булып узды. Очрашуда ФИНА генераль секретаре Фредерик Петрушка катнашты, Казанны «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль секретаре Ранко Тепавчевич тәкъдим итте.

Ранко Тепавчевич катнашучыларга ярышларга әзерлек барышын презентацияләде. Бирелә командалар составы, катнашучылар саны, спорт объектларын әзерләү мәсьәләләре, спортчыларны урнаштыру урыннары, транспорт системасы, телетрансляцияләүне оештыру, туклану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Исегезгә төшерәбез, Халыкара фехтование федерациясенең  техник комиссиясенең инспекция визиты 20-23 майда көтелә.

Шулай ук, кичә Также, Халыкара студентлар спорты федерациясенең штаб-квартирасында «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры федерация вәкилләре белән очрашты, анда катнашучылар "Казан 2013" Башкарма дирекциясенең  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру буенча отчеты буенча фикер алыштылар. "Казан 2013" Башкарма дирекциясенең нәтиҗәләр ясау отчеты FISU Башкарма комитеты утырышында 24 майда булачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты