2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Лозаннада (Швейцария) Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы турында фикер алыштылар

15 майда ФИНА штаб-квартирасында 2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча эшлекле очрашу булып узды. Чарада ФИНАның башкаручы директоры Корнел Маркулеску, ФИНАның баш архитекторы Хоаким Кужоль, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль директоры Азат Кадыров, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль секретаре Ранко Тепавчевич, ФИНАның коммерция партнерлары вәкилләре, «Татинвестгражданпроект»ДУП белгечләре катнашты. Очрашу барышында чемпионатка әзерлекнең барышы, шул исәптән, хайдайвинг һәм су полосы буенча ярышлар уздыру өчен уздыру буенча вакытлыча инфраструктура, «Казан Арена» стадионы территориясендә бассейннар урнаштыру турында фикер алыштылар. Очрашуда беренчел эшләр графигын килештерделәр һәм Казанга ФИНА белгечләре визиты графигын билгеләделәр. Исегезгә төшерәбез, ФИНА коммисиясе әгъзаләренең чираттагы визиты 8-10 августта булачак.

Big_image004

16 майда Лозаннада «Йөзү барыбыз өчен дә» дигән ФИНА конференциясе старт алды.  Конференциянең төп темасы ФИНА тарафыннан ФИНА Президенты Хулио Маглионе, ФИНА башкаручы директоры Корнела Маркулеску, ФИНА Бюросы әгъзасы Марго Монтьо катнашында башлап җибәрелгән әлеге исемдәге программа турында фикер алышу булды.     

Конференциядә МОК президенты Томас Бах,  ЮНИСЕФ, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, «Спорт үсеш һәм тынычлык өчен» Бөтендөнья оешмасы, Катар, БГӘ, Мисыр һәм Индонезия йөзү федерацияләре вәкилләре катнашты. Казанны  «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыров һәм «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль секретаре Ранко Тепавчевич тәкъдим итте.

Доктор Маглионе конференциядә катнашучыларны сәламләде һәм “Йөзү барыбыз өчен дә” программасын тормышка ашыруның мөһимлеген ассызыклап үтте. Ул ел саен дөньяда  380000 кешенең суга батуын һәм аларның күбесе балалар булуын искәртте. FINAның мөһим бурычларыннан доктор Маглионе гадел һәм допинглардан азат булган спорт үсешен һәм халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүне аерып алды. 

Конференция барышында Ранко Тепавчевич Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлекне презентацияләде һәм оештыручыларның үз якларыннан “Йөзү барыбыз өчен дә” программасын тормышка ашыруга булышырга һәм булачак дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында йөзүне һәм су спорт төрләрен популярлаштырырга әзер икәнлеген әйтте.

Big_image001

Шулай ук конференция кысаларында ФИНАның “Йөзү барыбыз өчен дә” программасы буенча булачак потенциаль партнеры билгеләнде – Fererro сәүдә базарында әйдәп баручы дөньякүләм Италия компаниясе. Компаниянең генераль директоры Ферреро Джанни Баривиера Казанга килергә һәм "Kinder+Sport" программасы кысаларында яшьләр арасында сәламәтлек һәм спорт кыйммәтләрен үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен Татарстан Республикасы хөкүмәте вәкилләре белән очрашырга теләге барлыгын әйтте.  

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты