2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан республикасы ТЭКС утырышы булды

2014 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, ТР ТЭКС рәисе Лариса Олеговна Сулима җитәкчелегендә республиканың Вуз ректорлары советы каршындагы Тәрбия эшләре буенча координацияләү советы утырышы булып узды. Анда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы , ТР Үзәк сайлау комиссиясе, Казан шәһәренең Балалар һәм яшҗләр эшләре комитеты вәкилләре, Татарстан республикасының әйдәп баручы вузларының тәрбия эшләре буенча проректорлары катнашты.

Совет утырышында Татарстан республикасы Дәүләт советына 5 нче чакырылыш депутатларының алдагы сайлау компаниясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Петровна Борисова ТР Дәүләт советына депутатлар сайлау законы нигезләре үзенчәлекләре турында сөйләде. Координацияләү советы рәисе Лариса Олеговна электораль культура һәм студент яшьләрнең гражданлык активлыгы, шулай ук яшьләрнең сайлау хокукын тормышка ашыруда катнашуын формалаштыру мәсьәләләрен ассызыклады.   

Студент яшьләр белән эшләү формалары һәм ысуллары турында сөйләшкәннән соң, студентлар арасында мәгълүмати, агитацияләү, аңлату эшләре алып барырга кирәк дигән фикергә киленде.   

2014 елның 19 маенда булачак Татарстан республикасы Дәүләт советы депутатларының сайлау кампаниясен уздыру үзенчәлекләре һәм тәртибе буенча институт директорлары урынбасарлары, тәрбия эшләре буенча декан урынбасарлары, студентлар шәһәрчекләре директорлары, ТР вузларының студентлар үзидарәсе лидерлары өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенең укыту семинары беренче адым булачак.  

Шулай ук Координацияләү советы утырышы кысаларында вузларның Идел буе федераль округының «iВолга» яшьләр форумында, «Селигер 2014» яшьләр форумында, Тольяттидәге Россия студент язында, вузлар һәм җәйге лагерьлар арасындагы иң яхшы патриотик эш конкурсында катнашуы мәсьәләсе каралды. 

Утырыш ахырында барлык Координацияләү советы әгъзаләре дә Казан ярминкәсендә 16-20 майда узачак WorldSkills Russia 2014 Илкүләм чемпионатына чакырылды.  

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты