2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

WorldSkills Russia проектын Мәскәүдә журналистларга тәкъдим иттеләр

Мәскәүдә «Интерфакс» агентлыгы матбугат үзәгендә Казанда 16-20 майда узачак Эшче һөнәрләр арасындагы WorldSkills Russia II Илкүләм чемпионаты буенча матбугат конференциясе узды.

Мәсәкү һәм федераль басмалар журналистлары белән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Эшче кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры  Наталья Золотарева, РФ дәге WorldSkills International техник делегаты  Павел Черных, Стратегик инициативалар агентлыгы департаменты җитәкчесе Екатерина Лошкарева һәм «Казан-2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры - Эшче һөнәрләр арасындагы WorldSkills Russia II Илкүләм чемпионатын оештыручы Азат Кадыров очрашты.

Ярышлар 35 компетенция кысаларында узачак: камнетес, плиткачы-түбә ябучы, столяр, балта остасы, ташчы, холодильщик, мебель ясаучы-кызыл агаччы, слесарь-сантехник, коры ысул белән төзү белгече – штукатурчы, электрчы (электромонтер), веб-дизайнер,   САПР (CAD) белгече, система администраторы, график дизайнеры, ювелир, видеомонтажер,   ЧПУлы станокта фрезерлау остасы, ЧПУлы станокта токарь, инженер-мехатроник, сварщик, робототехник, техник-электрончы, медицина техникасында техник ,чәчтараш-универсал, стилист, повар-кулинар, повар-кондитер, флорист, сестра-сиделка (социаль хезмәткәр), оптометрист, модельер, кузовчы (кузов ремонтлау остасы), автомеханик (автомехатроник), автомаляр, тракторист-механизатор. Җиңүчеләр агымдагы елның сентябрҗ аенда Европа чемпионатына җибәреләчәк.  

  Азат Кадыров сүзләренчә, Һөнәри осталыклары буенча илнең 40 регионыннан 450 егет һәм кыз көч сынаша. Чемпионатта 35 комплект медаль уйнатылачак. Аларга 400гә якын Россия эксперты һәм 100 ләп чит ил эксперты бәя бирәчәк.     

 WorldSkills International (WSI) – масштаблы халыкара хәрәкәт,  аның төп максаты эшче һөнәрләрен популярлаштыру, аларның статусын күтәрү, бөтен ил буенча һөнәри әзерлек стандартларын үстерү һәм квалификацияләү. WorldSkills International – яшь белгечләр үзләренең һөнәри күнекмәләрен күрсәтә алу мөмкинлеге бирүче мәйданчык. WorldSkills илкүләм чемпионатларында командалар үз илләрен халыкара турнирларда тәкъдим итү өчен туплана.  

Россия әлеге халыкара хәрәкәткә 2012 елның 17 маенда Көньяк Кореядә узган  WSI генераль ассамблеясендә кушылды. Бүгенге көндә WSI га 69 ил керә. Россия халыкара оешмага кергәннән соң WSR га илнең 56 регионы заявка бирде. Россия Федерациясенең 19 субъекты инде WorldSkills Russiaга алынды: Хабаровск крае, Кемерово өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Чувашия Республикасы, Тамбов өлкәсе, Ульяновск өлкәсе,  Марий Эл Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Татарстан Республикасы, Төньяк Осетия Республикасы, Алания, Самара өлкәсе, Пенза өлкәсе,  Мордовия Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Төмән өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Красноярск крае, Новосибирск өлкәсе, Ленинград өлкәсе. Калган заявкалар тикшерелә.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты