2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Russia Kazan 2014 старт алды!

"Казан ярминкәсендә" Чемпионатның эшче урыннарын җиһазлауның икенче көне төгәлләнде. Казанга инде 500 дән артык катнашучы һәм эксперт килде, барлыгы барлык РФ субъектларыннан 1000 кеше һәм Австралия, Финляндия, Канада, Бельгия, Швейцария, Германия, Армения, Австриядән экспертлар көтелә.

Big_dsc_1122

Кичә, 13 майда өлкән экспертлар чемпионатка әзерлекнең төп моментлары һәм эшне оештыру буенча фикер алышты. 14 һәм 15 майда экспертлар барлык компетенцияләр буенча да укытыла һәм эшләргә бәя бирү буенча регламентны килештерәчәк, ә укучылар ул вакытта мастер-классларда булачак һәм спонсорлар тәкъдим иткән заманча җиһазлар белән танышачак. 

Big_dsc_1126

Чемпионат вакытындагы укыту форумы программасына 20 дән артык чара һәм 60 укыту семинарлары керә. Исегезгә төшерәбез, Казанда һөнәри осталык буенча ачык илкүләм чемпионат инде икенче тапкыр уздырыла. Илнең барлык почмакларыннан  һөнәрләрен күрсәтергә килгән осталар үз белгечлекләрендә иң яхшы дигән исем яулар һәм илне Сан-Паулодагы халыкара чемпионатта, ә анда дөньяның 60 иленнән катнашалар, тәкъдим итү шансы өчен көч сынашачак.

Big_dsc_1136

Беренче этап - EuroSkills Европа чемпионатына Россия җыелма командасы туплауны күздә тота -  ул 2014 елныэ октябрендә була. Катнашучылар тәҗрибә уртаклаша һәм үз компетенцияләрендәге экспертлар арасында мөһим контактлар булдыра ала. Елдан-ел һәрбер белгечлек буенча да егет һәм кызлар югары уңышларга ирешә һәм үсеп килүче буынга шул рәвешле үрнәк күрсәтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россиядә WorldSkills хәрәкәте үсеше темпын бик югары бәяләде һәм 2019 елда Эшче һөнәрләре арасында Бөтендөнья чемпионатын Россиядә уздыру өчен заявка җибәрергә тәкъдим итте. 

 

Big_dsc_1172

Бүген менә нәкъ Казанда алга таба планнар белән шушындый масштаблы чарага әзерлек туып килә, нәкъ менә шушында дөньякүләм җәмәгатьчелек өчен безнең илнең образы гәүдәләнәчәк. 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты