2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан WorldSkills Russia-2014 II Илкүләм чемпионатын кабул итә

WorldSkills Russia-2014 II Илкүләм чемпионаты Казанда 16 майдан 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Һөнәри осталык ярышларында Россиянең 50 регионыннан 18-22 яшьлек 1000 нән артык эшче һөнәрләре вәкиле катнашачак. Җиңүчеләр 2014 елның сентябрендә WorldSkills Европа чемпионатына юл тотачак.

WorldSkills International (WSI) – масштаблы халыкара хәрәкәт,  аның төп максаты эшче һөнәрләрен популярлаштыру, аларның статусын күтәрү, бөтен ил буенча һөнәри әзерлек стандартларын үстерү һәм квалификацияләү. WorldSkills International – яшь белгечләр үзләренең һөнәри күнекмәләрен күрсәтә алу мөмкинлеге бирүче мәйданчык. WorldSkills илкүләм чемпионатларында командалар үз илләрен халыкара турнирларда тәкъдим итү өчен туплана.  

Россия әлеге халыкара хәрәкәткә 2012 елның 17 маенда Көньяк Кореядә узган  WSI генераль ассамблеясендә кушылды. Бүгенге көндә WSI га 69 ил керә. Россия халыкара оешмага кергәннән соң WSR га илнең 56 регионы заявка бирде. Россия Федерациясенең 19 субъекты инде WorldSkills Russiaга алынды: Хабаровск крае, Кемерово өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Чувашия Республикасы, Тамбов өлкәсе, Ульяновск өлкәсе,  Марий Эл Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Татарстан Республикасы, Төньяк Осетия Республикасы, Алания, Самара өлкәсе, Пенза өлкәсе,  Мордовия Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Төмән өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Красноярск крае, Новосибирск өлкәсе, Ленинград өлкәсе. Калган заявкалар тикшерелә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты