2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада авылында Җиңү көненә фотокүргәзмә ачтылар

Универсиада авылында Җиңү көненә әзерлек 9 майга кадәр әле байтак вакыт кала башланды - студентлар кампусында бәйрәмгә берничә чараны туры китерделәр. Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм 7 майда булды. Бу көнне Авылда яшәүчеләрнең барысы да һәм чакырылган ветераннар һәм кунаклар сугыш елларын һәм фронтта башларын салган сугышчыларны искә алырга җыелды.

Big_dsc_0882

Очрашу Казан федераль университеты һәм Студентлар ассоциациясе ярдәме белән оештырылды һәм Җиңү Проспектындагы Дан аллеясында чәчәкләр салудан башланды. Аннан соң Универсиада авылы мэры Фәрит Габделганиев һәм ветераннар кампус территориясендә студентлар тарафыннан оештырылган  "Сугыш кадры" дигән фотокүргәзмәне ачып җибәрделәр. Сурәтләрдә - Сугыш батырлары - Авылда яшәүче студентларның дәү әтиләре һәм бабалары. 

Big_dsc_0915

"Кадерле ветераннар, кунаклар һәм авылда яшәүчеләр, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Габделганиев чарада катнашучыларның барысына да. - Җиңү көнен бәйрәм итү Авылның мөһим традицияләренең берсе. Быел без Россия төбәкләре студентлары көче белән оештырылган күргәзмә ачабыз. Без Бөек Ватан сугышы геройларының, сугышчылырының батырлыклары белән горурланабыз. Тиздән Җиңүнең 70 еллыгы да җитәр, аңа без хәзердән үк әзерләнә башлаячакбыз". 

Big_dsc_0866

"Бүген биредә - студентлар йортында булуыбызга без бик шат. Әле бер ел элек кенә сезгә Универсиада уздыруда уңышлар теләгән идек, сез безнең өметләребезне акладыгыз, сез аны менә дигән итеп башкарып чыктыгыз", - диделәр ветераннар үзләренең сәламләү чыгышларында. Экспозицияне ачып җибәргәннән соң, алар өчен бәйрәм табыны оештырылды, табын артында алар узара һәм студентлар белән аралашты. Соңрак, кичен Универсиада авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан концерт-митинг булды, аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин ачып җибәрде. Ул барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. 

Студентлар зур концерт программасы әзерләгәннәр иде. Концерт бәйрәм салюты һәм бер минутлык тынлык бклән тәмамланды.

 

Big_dsc_0943

 

   

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Fp8ny2sakh
Ко Дню Победы в Деревне Универсиады открыли фотовыставку

Подготовка ко Дню Победы в Деревне Универсиады началась задолго до 9 мая – к празднику в студенческом кампусе приурочили сразу несколько событий.