2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

2015-2018: Россиядә спорт волонтерлыгы перспективалары

Идел буе Федераль округы доброволецлары һәм волонтерлары слетында "Спорт волонтерлыгы" кысаларында Россиядә спорт волонтерлыгы мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар.

Big_dsc_0856

Ике эре спорт чарасы - 2015 елгы Су спорт төрләре буенча  XVI дөнья чемпионаты һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты мисалында Россиянең 19 регионыннан килгән вәкилләр халыкара спорт вакыйгаларында волонтерлар программаларын әзерләү һәм тормышка ашыру үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Казан коллегаларына хезмәттәшлек вариантлары, бүген үк эшкә керешү форматларын һәм уйланылган эшне тормышка ашыру буенча конкрет ысулларны тәкъдим итте. 

Слетның беренче көнендә спорт волонтерлыгы лидерлары 2015 елгы Су спорт төрләре буенча  XVI дөнья чемпионаты кысаларында узара булышлык турында фикер алышты. Волонтерлар программасын тормышка ашыру кысаларындагы тәкъдимнәрнең кайберләре - тәҗрибә уртаклашу өчен стажировкалар оештыру, мәгълүмати ярдәм, регионнарга «FINA 2015 турында барысын да бел» проектын тапшыру.  Доброволецлык һәм волонтерлык үсеше буенча интеграцияле программа планы булдыру, волонтерлар катнашу, стажировка узу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен регионнардагы һәм илдәге зур чаралар календаре төзү турында карар кабул ителде.

Икенча эшлекле сессиядә егетләр һәм кызлар ике сәгать дәвамында дискуссия форматында 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү мөмкинлекләре буенча фикер алышты. 11 оештыручы шәһәрдә узачак уникаль дөньякүләм спорт вакыйгасы киң җәмәгатьчелектә, бигрәк тә волонтерларда зур кызыксыну тудырды. Бүгенге көндә волонтерлык программасын тормышка ашыру өчен тәгаен генә модель һәм документлар булмауны искә алып, слетта катнашучылар оештыру комитеты исеменә 2018 елгы ДЧ да волонтерлар программасын тормышка ашыру буенча үзләренең тәкъдимнәрен әйтеп коллектив белән хат әзерләде. 

Очрашуның нәтиҗәсе буларак тәкъдим һәм инициативаларны алга этәрү, спорт волонтерлыгы һәм социаль доброволецлык буенча конкрет проектларны тормышка ашыру, шулай ук регионнардагы үзәкләр белән хезмәттәшлек итүче  берләштерелгән координацияләү үзәге булдыру теләге туды.

 Казан тагын чираттагы тапкыр Россиядә спорт волонтерлыгы үсешенә этәргеч бирә: слетта яңгыраган идеяләр волонтерлар җәмгыятьләре тарафыннан уңай кабул ителде, иң мөһиме - аларны тизрәк гамәлгә кертү кирәклеген аңлау бар. Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча  XVI дөнья чемпионаты - регионнардагы партнерлардан инде бүген үк әзерлек процессында катнашуны таләп итә торган проект, ә безнең илдә узган 2013 елгы Универсиада һәм 2014 елгы Олимпиада дулкынында популярлык казанган спорт волонтерлыгына һичкайчан булмаганча яшьләр арасында ихтыяҗ бар. Катнашучыларның һәрберсе өчен төп нәтиҗә "Ә алга таба нәрсәгә таба барабыз без?" дигән сорауга җавап булды. 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты