2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда шәхси Европа чемпионаты Россия парының җиңүе белән тәмамланды

Якшәмбе, 27 апрельдә, Казандагы шәхси Европа чемпионаты Россия бадминтончылары Владимир Иванов/Иван Созоновның җиңүе белән тәмамланды. Финал матчында Россия дуэты 21:13, 21:16 исәбе белән Дания пары Мадс Конрад-Петерсен/Мадс Пилер Колдингны (иләүдә дүртенче номер) җиңде. Иванов/Созонов өчен хәл иткеч очрашу турнирдагы иң җиңел уен булды. Илкүләм бадминтон федерациясе матбугат хезмәте чемпионнарның җиңү юлын искә төшерә, шулай ук егетләрнең фикерләрен китерә.

Big_0_935c9_6b93fc61_xxl

Казандагы Европа чемпионатында финалга Даниянең җиде вәкиле чыкты. Әлбәттә, җирле публиканы беренче чиратта россияле Владимир Иванов/Иван Созоновларның данияле Мадс Конрад-Петерсен/Мадс Пилер Колдингка каршы уйнаган соңгы матч кызыксындырды. 

Финалга юлда Иванов/Созонов французлар Лаурен Константин/Матье Ло Инь Пингны (21:10, 21:6)бик тиз отты. Аннан поляк спортчылары Адам Квалин/Пржимыслав Вах  белән ярыштылар — 21:19, 13:21, 21:19. Чирек финал ике геймлы булды. Бу юлы безнең егетләр КрисЛэндридж/Питер Миллсны җиңде — 22:20, 21:16. Һәм ниһаять, ярымфиналда данияле Бо һәм Могесен белән көч сынаштылар. Иванов/Созонов аларны өч партиядә 21:19, 18:21, 21:18 исәбе белән җиңде. Аларга тагын бер көчле  Дания дуэты белән көч сынашырга туры килде. 
Финал матч алдыннан Россия җыелма командасы баш тренеры Клавдия Майорова әйтүенчә, финалда егетләр "Сергей Михайлович Шахрай (Илкүләм бадминтон федерациясе президенты  - ред.искәрмәсе) берничә тапкыр әйткән куражны тотарга тиеш".  

Big_0_935d8_ed0aa211_xxl

"Бу алар тормышындагы беренче финал. Бигрәк тә үз җирләрендә. Минемчә, алар әзерләнер һәм яхшы чыгыш ясар", - диде Клавдия Майорова һәм хаклы булып чыкты. Финалның беренче геймында Иванов/Созонов көндәшләрен 21:13 исәбе белән артта калдырды, ә менә икенчесендә бераз итр түгәргә туры килде. Нәтиҗәдә,  21:13, 21:16 исәбе белән Иванов/Созонов карьераларында беренче тапкыр Европа чемпионаты алтын медален яулады. 

Клавдия Майорова, Россия җыелмасы баш тренеры
- Әлбәттә, мин бик бәхетле. Финал матчында эмоцияләр өстенлек итсә дә, ахыр чиктә бу уен турнирдагы иң җиңел ярыш булып чыкты. Эш көндәшнең көчсезрәк булуында түгел, егетләрнең машина кебек эшли башлавында. Кайбер моментларда егетләрне киеренкелек биләп алды, бу вакытта алар өчен мин бик борчылдым. Ләкин егетләр үзләрен бик тиз кулга алды һәм тиешле рәвештә уйный башладылар. Мин бик шат, бу җиңү Вовага да, ваняга да бик кирәк. Алар үзләренең көчләренә ышанырга һәм дөнья чемпионатларында медаль яулау турында да уйлый башларга вакыт.   

- Алдагы көндә сез әйткән кураж финал матчта барлыкка килдеме?
- Очрашудан соң һичшиксез (көлә). Ваняның трибуналар буенча йөгереп йөрүен үзегез күреп тордыгыз. Эмоции һичшиксез булды. Мөгаен, бу алдагы көндә без әйткән кураж булгандыр да инде.   

- Икенче гейм уртасында бер эпизод булды: егетләр көндәшләренә үзләрен куып җитү мөмкинлеге бирде. Җиңүне кулдан ычкындырабыз дигән уй килмәдеме?  
- Юк. Мин ул вакытта ник уенчылар гел бу якта бер үк хатаны кабатлыйлар икән дип уйладым: күбесе атакага атылды, минемчә алар җил уңаена уйнадылар, ә бәргән вакытта гел челтәргә эләктеләр. Кичә инглизләр белән очрашуны карадык, алар да хаталанып гел челтәргә эләктерде. Бездз дз әлеге ситуация кабатланыр дип курыктым, ләкин егетләр корректировкалар кертеп бәрүне йомшартмадылар. Нәтиҗәдә, барысы да тиешенчә барды.  

– Казанга килгәндә нинди нәтиҗә турында хыялландыгыз?  
- Әлбәттә, ир-атлар арасындагы парлы ярышларда медаль алу теләге бар иде, ләкин, мин микста медаль алырбыз дип уйлаган идем. 

Иван Созонов, парлы категориядә 2014 елгы Европа чемпионы  

- Иван, ник финал ярышы чирек финалдагы һәм ярымфиналдагы кебек алай ук авыр булмады? 
- Беренче караш алдавыч була. Старт алдыннан кул, аякларга кадәр калтырады. Мин миңа бу халәтем комачаулар дип курыктым.  Ләкин, безнең көндәшләребез дә, нәкъ безнең кебек карьерада беренче генә адымнарын ясыйлар. Даниялеләр дулкынлануларын җиңә алмадылар. психологик өстенлек бәрабәренә җиңдек дип уйлыйм. Без матч башында ук алга ыргылдык, аларның бер-бер артлы ясаган хаталарыннан файдаландык, алар исләренә килгәндә, без күп алга киткән идек инде. Ничек кенә дисәң дә, без Володя белән аларга караганда бераз өстенрәк.  

- Финал алдыннан ничек төн уздырдыгыз? Аз булса да йоклый алдыгызмы?
- Дөресен генә әйткәндә, бик озак йоклый алмыйча, боргаланып яттым. Җиңгән очракта, ничек итеп әти-әинем янына йөгерәчәгемне күз алдына китердем.   

- Казан сезгә уңыш китерде - бер ел эчендә ике җитди стартта ике медаль....  
- Әйе, көмештән алтынга күчтек... 

- Сезнең өчен Универсиада көмешенә караганда Европа чемпионатындагы алтын өстенрәкме?
- Әйе, Европа беренчелеге бадминтон дөньясында дәрәҗәлерәк турнир. Ләкин без Универсиадада алтын өчен дөньяның иң яхшы парларының берсе белән ярыштык. Турнирның бик югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтеп үтәсем килә, шундый уңай атмосферада уйнавы гына да ни тора, һәр тамашачы әлеге җиңүгә үзеннән өлеш кертте.   

- Ә сез матч ахырында футболкагызны йолкып атып үзегездән бер өлеш калдырдыгыз....  
- Әйе, гафу итегез, тыелып кала алмадым. Андый хәлләр дә була. Шимбә көнне аның өчен безгә бер матчбол бирделәр. Бәлки мин артык бәйрәм иткәнмендер, ләкин үземне тыеп кала алмадым.  Без бу җиңүгә бик озак килдек. Читтән караганда җиңел кебек күренәдер, ә дөреслектә исә өчтә яна, дөрли. Кычкырышулар да, скандаллар да, аңлашылмаучанлыклар да була.  

Big_0_93620_ad925606_orig


- Иван, алга таба нәрсә? Алда нинди стартлар көтә?  
- Бездә клуб Россия чемпионаты, без җиңәргә тиеш. Ял итеп тә булыр дип өметләнәм. Аннан җыеннар, командалы дөнья чемпионаты. Гел эш режимында. Безне суперсерияләр көтә. Европа чемпионатының алтын медале безнең карьера баскычындагы беренче мөһим баскычтыр, мөгаен.  Шуның белән үзебезгә игүтибарны җәлеп итәчәкбез. Алга таба да эшләрбез, потенциалыбыз бар.

Владимир Иванов, парлы категориядә Европа чемпионы  
«Киләсе максат -  Рио-де-Жанейродагы Олимпиада уеннары»
– Владимир, Россия бадминтоны өчен тарихи көндә нинди хисләр кичерәсез?  
– Иң уңай хисләр. Күңелдәгене әйтеп бирергә сүзләр җитми. Мин бәхетле. Бу яхшы нәтиҗә, без иван белән Европа дәрәҗәсендә генә түгел, дөнья күләмендә дә позицияләребезне ныгытабыз. 

– Партнерыгыздан аермалы буларак сез бик тыныч...  
– Барлык көчемне һәм эмоцияләремне кортта калдырдым, хәзер кураж тынды, җиңелчә апатия калды.  


– Финалда планнарыгызны тулысында тормышка ашыра алдыгызмы?  
– Әйе, һичшиксез. Һәр партиядә дә ниндидер җитешмәгән яклар булды, шуңа күрә, читтән караганда кискен көрәш бара кебек тоелгандыр. Безбиш-алты очкога алда бардык һәм җиңү яуладык.   


– Финалда психологик яктан җиңелрәк булдымы?
– Әлбәттә, чөнки, безнең өчен хәл иткеч очрашу алдагы көндә булды.  

– Титулның якын булуы турындагы уйлар сезне сындырыр дип курыкмадыгызмы?  
– Юк, без бу җиңүгә бик озак килдек, шуңа күрә, хисләргә дә, вакытыннан алда өметләргә дә урын калдырмадык. Тынычлык сакладык, үзебезнең көчебезгә ышандык. Даниялеләр дөнья рейтингының Топ-20 нә керәләр бит, ләкин без физик халәтебезне яхшыртырга, менеджерлар белән, баш тренер, доктор белән сөйләшергә өлгердек.... 

– Хәзер планнарыгыз нинди? 
– Иң амбициоз планнар. Техниканы һәм үзара аңлашуны камилләштерәчәкбез. Конкрет максатларга килгәндә, Рио-де-Жанейродагы Олимпиада уеннарында тагын да уңышлырак чыгыш ясарга омтылабыз.

 – Сез Казанда җанатарларның үзегезне ничек кабул итүләреннән канәгатьме?

  

Big_0_935da_b577288e_xxl


– Һичшиксез. Безне канатландырып торыр өчен шул кадәр күп халыкның килүе бик күңелле хәл. Турнирны оештыруга килгәндә, ул бик югары дәрәҗәдә иде. Татарстан башкаласында безне гел шулай каршы алалар. Бер ел элек Универсиада вакытында да, әлеге Европа чемпионатында да шулай булды.  

– Әлеге алтынны кемгә дә булса багышладыгызмы?  
– Әлбәттә, барлык җиңүләремне әти-әниемә, тренерга һәм кәләшемә багышлыйм.  

–  Клавдия Майорова очрашу тәмамланганнан соң сезгә нәрсә диде? 
– «Матуркайлар, булдырдыгыз, барысына да Россиянең гаҗәпләндерә белгәнен исбатладыгыз». 
Big_0_9361d_622329bd_orig


КАЗАН.  ЕВРОПА ЧЕМПИОНАТЫ. ФИНАЛЛАР 

ИР-АТЛАР. ЯЛГЫЗ
Ян О Йоргенсен (Дания, 1) – Ражив Осеф (Англия, 5) – 21:18, 21:10.

ХАТЫН-КЫЗЛАР. ЯЛГЫЗ
Каролина Мартин (Испания, 1) – Анна Теа Мадсен (Дания) – 21:9, 14:21, 21:8.

ИР-АТЛАР. ПАРЛАР
Владимир Иванов/Иван Созонов (Россия, 3) – Мадс Конрад-Петерсен/Мадс Пилер Колдинг (Дания, 4) – 21:13, 21:16.

ХАТЫН-КЫЗЛАР. ПАРЛАР
Кристинна Педерсен/Камилла Риттер Юль (Дания, 1) – Лине Дамкьяер Крузе/Мари Рёпке (Дания, 3) – 21:11, 21:11.

МИКСТ
Йоахим Фишер Нильсен/Кристинна Педерсен (Дания, 1) – Мадс Пилер Колдинг/Камилла Риттер Юль (Дания) – 22:24, 21:13, 21:18.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты