2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Олимпиада 2012: Казан исәбендә 2 медаль!

2 августта Татарстанга Лондоннан кимендә 2 олимпия медале кайтачагы билгеле булды. 2012 елгы Олимпия уеннарының «дубль-трап» күнегүендә Василий Мосин бронза медальгә лаек булды. Ә Казан фехтовкалаучысы, Шэньчжэнь Универсиадасы җиңүчесе Камилә Гафурҗанова Росси җыелмасы составында Олимпиаданың көмеш медален яулады.

Россия командасы өчен Инна Дериглазова, Лариса Коробейникова, Аида Шанаева һәм Камилә Гафурҗанова чыгыш ясады. Казан рапирачысы ярымфинал һәм финал уеннарында ярышларда катнашмады, әмма Олимпия медаленә барыбер лаек булды. Камилә икенче урыннан канәгать булмавын белдерә. Спортчы сүзләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы китерә: «Дөресен әйткәндә, минем кәефем кырылды. Командабыз бик көчле иде, безгә куелган максат та – Олимпиаданың алтын медален яулау – безнең көчтән килерлек иде. Көмеш начар, димим. Әйе, медаль яуладык – бу яхшы. Әмма мин үземне бәхетле һәм бүген күрсәткән нәтиҗәдән тулысынча канәгать, дип әйтә алмыйм».

Василий Мосин, киресенчә, Лондоннан уңай хис-тойгылар белән генә кайта. 40 яшьлек атучы, дөньяның вице-чемпионы һәм өч тапкыр Европа чемпионы Олимпиадаларда өченче тапкыр катнашты. Әмма беренче тапкыр Мосин Казанга Олимпия медален алып кайтачак. «Мин ярышлардан якы сагыш хисләре белән кайтып китәм, – ди спортчы. – Һәм мотивациям бик көчле. Бронза – югарыдан бик яхшы күрсәтмә ул. Димәк, камилләштерәсе урыннар бар әле».

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты