2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда су полосы буенча халыкара турнир башланды

Бүген «Олимп» спорт комплексында яшьләр командалары арасында су полосы буенча «KazanCup» халыкара турниры башланды. Ярышларда Россия, Төркия, Украина, Черногория, Казахстан һәм Грузия җыелмалары катнаша.

Big_kaz_6175

Турнирны ачу тантанасыда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль директоры урынбасары Азат Кадыйров, су полосы буенча ир-ат командаларының башлыгы Андрей Кутельников, танылган спортчы, «Синтез» ватерпол командасының баш тренеры, 2013 елгы Универсиада илчесе Ирек Зиннуров катнашты.

Рафис Борһанов «KazanCup» турнирының Универсиаданы үткәрү алдыннан җитди тикшерү, дип атады. «Без катнашучылар өчен дә, турнирда хезмәт күрсәтүчеләр өчен дә, тамашачылар өчен дә бөтен шартларны да тудырырга тырышачакбыз. Шартлар Универсиаданы кабул итү дәрәҗәсендә булырга тиеш», – диде министр.

Исегезгә төшерәбез, «KazanCup» инде дүртенче ел рәттән үткәрелә, ярышлар Спортның су  төрләре буенча  Европа федерациясе (LEN) тарафыннан оештырыла.
2009 елда турнирда Россия җыелмасы җиңү яулый, 2010 елда беренчелеккә Сербия спортчылары ирешә. Үткән елда беренче урынга Румыниянең яшь ватерполчылары лаек була.

Безнең команданың нинди нәтиҗәгә ирешәчәген әйтү Ирек Зиннуров кебек тәҗрибәле ватерполчы өчен дә катлаулы, чөнки турнир катнашучыларының составы көчле. «Фаразлар ясыйсы килми, әмма Россия җыелмасы җиңүен телибез», – дип кенә әйтте ул.

Бүген нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: Төркия командасы Грузия егетләрен бирелергә мәҗбүр итте (12:7), Украина спортчылары Черногориядән көндәшләренә 12:14 исәбе белән җиңелде. Ярышларның беренче көнен Россия белән Казахстан җыелмалары арасында уен йомгаклады. Исәп – Россия ватерполчылары файдасына 18:2.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты