2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ишкәк ишү буенча студентлар арасында Россия чемпионатының җиңүчеләре билгеле

Байдарка һәм каноэларда ишү буенча студентлар арасында Россия чемпионаты ярышлары тәмам. Ир-атлар арасында – 200, 500, 1000 метрлы (байдарка һәм каноэ),хатын-кызлар арасында 200 һәм 500 метрлы дистанцияләрдә (байдарка) барлык җиңүчеләр дә билгеле.

Big_kaz_5890

Җиңүчеләр һәм алар күрсәткән нәтиҗәләр:

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында ялгыз көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Владислав Литовка (Омск дәүләт Олимпия резервы училищесы), техник нәтиҗә 3:41.560;

500 метрлы дистанциядә хатын-кызлар арасында ялгыз көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Елена Анюшина (Мәскәү дәүләт коммуналь хуҗалык һәм төзелеш академиясе), техник нәтиҗә 1:56.950

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында ялгыз көймәдә финал ярышлары (каноэ):
Павел Петров (Башкортстан физик культура институты), техник нәтиҗә 4:11.520

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында парлы көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Николай Червов белән Сергей Дузь (Саратов дәүләт социаль-икътисад университеты), техник нәтиҗә 3:28.530

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында парлы көймәдә финал ярышлары (каноэ):
Сергей Усмаев һәм Иван Словиков (Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты), техник нәтиҗә 3:57.960

500 метрлы дистанциядә хатын-кызлар арасында дүртле көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Елена Анюшина, Олеся Никишаева, Кристина Петрова,  Галина Бахарева (Мәскәү дәүләт коммуналь хуҗалык һәм төзелеш академиясе), техник нәтиҗә 1:40.550

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында дүртле көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Андрей Козлов, Сергей Бахорин, Максим Заруба, Сергей Дузь (Стәрлетамак физик культура институты), техник нәтиҗә 3:08.880

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында дүртле көймәдә финал ярышлары (каноэ):
Сергей Неловко, Рамил Алимов, Дмитрий Петров, Олег Шелегов (Саратов дәүләт социаль-икътисади университеты), техник нәтиҗә 3:38.250

500 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында ялгыз көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Кирилл Ляпунов (Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты), техник нәтиҗә 1:42.460

500 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында ялгыз көймәдә финал ярышлары (каноэ):
Олег Шелегов (Тверь дәүләт техник университеты), техник нәтиҗә 1:54.430

500 метрлы дистанциядә хатын-кызлар арасында парлы көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Кира Степанова белән Анастасия Панченко (Чернышевский исемендәге Саратов дәүләт университеты), техник нәтиҗә 1:48.000

500 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында парлы көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Игорь Бак белә Руслан Мамутов (Омск дәүләт Олимпия резервы училищесы), техник нәтиҗә 1:33.890

500 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында парлы көймәдә финал ярышлары (каноэ):
Сергей Усмаев белән Иван Словиков (Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты), техник нәтиҗә 1:51.140

500 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында дүртле көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Андрей Козлов, Сергей Бахорин, Максим Заруба һәм Семен Колыбасов (Стәрлетамак физик культура институты), техник нәтиҗә 1:28.010

500 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында дүртле көймәдә финал ярышлары (каноэ):
Артем Лазарев, Роман Ананьев, Михаил Карпов һәм Евгений Кудинов (Көньяк федераль университетының педагогика институты), техник нәтиҗә 1:41.940

200 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында ялгыз көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Кирилл Ляпунов (Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты), техник нәтиҗә 36.330

200 метрлы дистанциядә хатын-кызлар арасында ялгыз көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Елена Анюшина (Мәскәү дәүләт коммуналь хуҗалык һәм төзелеш академиясе), техник нәтиҗә 43.420

200 метрлы дистанциядә ир-атлар арасына ялгыз көймәдә финал ярышлары (каноэ):
Николай Липкин (Мәскәү дәүләт икътисад һәм хокук академиясе), техник нәтиҗә 41.390

200 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында парлы көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Александр Николаев белән Кирилл Ляпунов (Мәскәү дәүләт коммуналь хуҗалык һәм төзелеш академиясе), техник нәтиҗә 33.550

200 метрлы дистанциядә хатын-кызлар арасында парлы көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Елена Анюшина белән Олеся Никишаева  (Мәскәү дәүләт коммуналь хуҗалык һәм төзелеш академиясе), техник нәтиҗә 39.920

200 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында парлы көймәдә финал ярышлары (каноэ):
Павел Петров белән Николай Липкин (Башкортстан физик культура институты), техник нәтиҗә 39.260

200 метрлы дистанциядә дүртле көймәдә ир-атлар арасында финал ярышлары (байдарка):
Александр Николаев, Иван Мухин, Станислав Дехтеренко һәм Максим Селезнев (Мәскәү дәүләт коммуналь хуҗалык һәм төзелеш академиясе), техник нәтиҗә 32.680

200 метрлы дистанциядә дүртле көймәдә хатын-кызлар арасында финал ярышлары (байдарка):
Александра Томникова, Мария Смольцова, Кира Степанова һәм Анастасия Панченко (Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты), техник нәтиҗә 37.430

200 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында дүртле көймәдә финал ярышлары (каноэ):
Павел Петров, Максим Малых, Леонид Тильш һәм Николай Липкин (Стәрлетамак физик культура институты), техник нәтиҗә 36.300.

Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә үткән студентлар чемпионаты 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың беренчел чарасы иде. «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директорының урынбасары Ранко Тепавчевич сүзләренчә, байдарка һәм каноэларда ишү буенча студентлар арасында Россия чемпионатын үткәрү барышында бик күп гамәли мәгълүмат тупланылган, төрле функциональ юнәлешләр сынап каралган. Беренче чиратта команда үзәгенең һәм корылмадагы спорт мәгълүмат үзәгенең эшчәнлеге сыналган. «Эш барышында барлык нечкәлекләр дә исәпкә алынды», - диде җитәкче. Әлеге тәҗрибә исә тиздән Казанда үтәчәк студентлар арасындагы Дөнья чемпионатлары вакытында кулланылачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты