2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ишкәк ишү буенча студентлар арасында Россия чемпионатының беренче җиңүчеләре билгеле булды

Байдарка һәм каноэларда ишү буенча студентлар арасында Россия чемпионатының икенче көнендә беренче җиңүчеләр билгеле булды. Ир-атлар арасында 1000 һәм 500 метрлы дистанциядә (байдарка һәм каноэ) һәм хатын-кызлар арасында 500 метрлы дистанциядә (байдарка) финал ярышлары үтте.

Big_kaz_5072

Нәтиҗәләр:

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында ялгыз көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Владислав Литовка (Омск дәүләт Олимпия резервы училищесы), техник нәтиҗә 3:41.560

500 метрлы дистанциядә хатын-кызлар арасында ялгыз көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Елена Анюшина (Мәскәү дәүләт коммуналь хуҗалык һәм төзелеш академиясе), техник нәтиҗә 1:56.950

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында ялгыз көймәдә финал ярышлары (каноэ):
Павел Петров (Башкортстан физик культура институты), техник нәтиҗә 4:11.520

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында парлы көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Николай Червов белән Сергей Дузь (Саратов дәүләт социаль-икътисад университеты), техник нәтиҗә 3:28.530

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында парлы көймәдә финал ярышлары (каноэ):
Сергей Усмаев һәм Иван Словиков (Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты), техник нәтиҗә 3:57.960


500 метрлы дистанциядә хатын-кызлар арасында дүртле көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Елена Анюшина, Олеся Никишаева, Кристина Петрова,  Галина Бахарева (Мәскәү дәүләт коммуналь хуҗалык һәм төзелеш академиясе), техник нәтиҗә 1:40.550

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында дүртле көймәдә финал ярышлары (байдарка):
Андрей Козлов, Сергей Бахорин, Максим Заруба, Сергей Дузь (Стәрлетамак физик культура институты), техник нәтиҗә 3:08.880

1000 метрлы дистанциядә ир-атлар арасында дүртле көймәдә финал (каноэ):
Сергей Неловко, Рамил Алимов, Дмитрий Петров, Олег Шелегов (Саратов дәүләт социаль-икътисади университеты), техник нәтиҗә 3:38.250

Исегезгә төшерәбез, Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә үтүче студентлар арасындагы чемпионат 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың беренчел чарасы булып тора.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты