2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда студентлар арасында ишкәк ишү буенча Россия чемпионаты уза

Бу көннәрдә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласы Казанда Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия чемпионаты уза. Ярышлар Урта Кабан күлендә урнашкан Спортның ишкәк ишү т өрләре үзәгендә үтә.

Big_kaz_4960

Ярышларның директоры Николай Мордвин хәбәр итүенчә, чемпионатта Россиянең 25 югары уку йортыннан 104 спортчы катнаша. «Ярышлар августта Казанда узачак Студентлар арасында дөнья чемпионатына сайлап алу этабы булып тора, – ди ул. – Ялгыз һәм парлы көймәләрдә беренче урын яулаганнар сайланып алыначак. Бу спортчылар укыту-тренировка җыенында катнашачак, аның нәтиҗәләре буенча Дөнья чемпионатында катнашачак экипажлар төзеләчәк».


Николай Мордвин спортчыларның әзерлек дәрәҗәсен бик югары бәяләде. Аның әйтүенчә, Казанга килгән ишкәкчеләр арасында бу көннәрдә Лондонда узучы 2012 елгы Олимпия уеннарында катнашу өчен көрәшкән спортчылар да бар. Аларның икесе – Наталья Лобова белән Олег Жестков студентлар арасында дөнья чемпионатында Россия җыелмасы составында чыгыш ясау өчен сайлап алынган инде.


Башкаларның мөмкинлекләре бертигез. «Җил кай яктан исәр бит», – дип шаяра парлы көймәдә чыгыш ясаучы Санкт-Петербург вәкиле Сергей Бахорин. Ярышларның беренче көнендә исә ир-атлар – 1000 һәм 500 метрлы (байдарка һәм каноэ), хатын-кызлар 500 метрлы (байдарка) дистанциядә финалга чыгу өчен көч сынашты. Иртәгә көннең беренче яртысында алар үзара иң көчлеләрне билгеләячәк, ә төштән соң 200 метрлы дистанциядә чыгыш ясаучы спортчылар ярышачак.


Исегезгә төшерәбез, чемпионатны ачу тантанасы 1 августта узачак. Чарада Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Юрий Нагорных белән Татарстан Республика яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов та катнашыр дип көтелә.

«Казан 2013» Башкарма дирекиясенең Медиа департаменты