2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

2013 елгы Универсиада илчесе дөнья чемпионы булды

Украинаның Донецк шәһәрендә үткәрелгән Grand Prix ММА «West Fight 4» халыкара профессиональ турнир кысаларында K-1 буенча ярым-авыр үлчәмдә (86 килограммга кадәр) дөнья чемпионы титулы өчен ярыш узды. 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада илчесе Муса Мусалаев Көньяк Корея вәкиле Лонг Вей Ли белән көч сынашты.

«Бу ярыш минем тормышымда иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора, – диде Көньяк Корея «Аҗдаһа»сы. – Муса Мусалаев – К-1нең дөнья дәрәҗәсендәге «йолдыз»ы, бу ярышны бөтен туган илем күрергә тели. Барысы да минем, «Шаһзадә»не нокаутка җибәреп, чемпион билбавын алып кайтуымны көтә! Муса Мусалаев ярым-авыр үлчәмдә дөньяның иң көчле көрәшчесе, әмма мин аннан да яхшырак һәм моны барысына да дәлилләп күрсәтәчәкмен! Бу ярышка мин ныклап әзерләнәм. Чемпион исеме минеке булачак!»

Көньяк Корея спортчысының үз-үзенә артык ышанып әйткән сүзләре чынга ашмады: ул «Татар Шаһзадәсе»н нокаутка җибәрә һәм K-1 буенча дөнья чемпионы билбавын Сеулга алып кайта алмады.

Муса, беренче минутлардан ук дилбегәне үз кулларына алып, Лины канатлар янына кысрыклады һәм, көчле контрһөҗүм ясап, көндәшен нокдаунга җибәрде. Көньяк Корея спортчысы кире күтәрелә алды, көрәшне дәвам итәргә омтылды, әмма Муса аның бавыры турысына тезе белән типкәннән соң янәдән идәнгә егылды. Бу юлы инде аңа медицина ярдәме кирәк булды.

Муса янәдән җанатарлар сөендерде, үзенең экстра дәрәҗәдәге көрәшче икәнен күрсәтте. Үзенең җиңүен Муса Мусалаев Татарстанга багышлады.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты