2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Лондондагы волонтерлар Россия командаларын каршы алды

XXX Җәйге Олимпия уеннары башланырга санаулы гына сәгатьләр калып бара. Сочи 2014 волонтерларының “алтын йөзлеге”нә керүче волонтерлар, шул исәптән, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” вәкиле Татьяна Никулина һәм Татарстан башкаласын тәкъдим итүче тагын биш егет һәм кыз өчен урак өсте башланды.

Big_______________

 

Татьяна Никулина сүзләренчә, дөньядагы иң көтеп алынган спорт вакыйгасы алдындагы көннәр бик “кызу” булган. 25 июльдә генә дә Олимпия уеннары башкаласына төрле спорт төрләре буенча 13 җыелма команда килгән.


Оештыручылар алдында бик җитди бурычлар куелган. Әмма Татьяна Никулина барлык хезмәтләрнең дә югары дәрәҗәдә эшләвен билгеләп үтә. Мисал өчен, Олимпия авылында кунакларны каршы алу системасы бик уңайлы итеп эшләнгән. “Спортчылар кул багажы белән тикшерү аша үтә. Аларның төп багажлары исә күршедә урнашкан логистика повильонында тикшерелә һәм корпуска китереп үк бирелә, - ди Татьяна. – Шулай ук куркынычсызлык хезмәте эше дә югары дәрәҗәдә оештырылган. Әгәр дә багажда шикле әйберләр табылса, шунда ук волонтерлар яки җыелма команда вәкилләре чакырыла, багажны ачып карарга рөхсәт алына. Багаж шуннан соң гына ачыла”.


Татьяна Никулина сүзләренчә, ярышлар алдыннан җыелма команда өчен дә тантаналы чаралар үткәрелә. Тантаналы шартларда Җыелма команданы сәламләү һәм әләм күтәрү тантанасы, Мәртәбәле кунакларны каршылау тантанасы оештырылган. Мәртәбәле кунаклар арасында Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев та бар. Ул волонтерлар белән рәсми булмаган очрашу барышында Лондонда алынган тәҗрибәнең 2014 елда Сочида үтәчәк Олимпиада һәм 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада вакытында ярдәм итәчәген искәртте.


Җирәбә салу барышында спортчыларны тантанага әләм һәм табличка белән озату вазыйфасы Альбина Хөсәеновага эләкте. Тантана исә Лондонның Милли яшьләр театрының талантлы артистлары башкаруында мюзиклдан гыйбарәт иде. Протокол өлештә исә спортчыларны Авыл мэры сәламләде һәм гимннар астында әләмнәр күтәрелде.


Волонтерлар шулай ук спортчылар парадын репетицияләүдә дә катнаштылар.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты