2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дөньяның иң яхшы спорт фотографияләре Казанда күрсәтеләчәк

27 июльдән 19 августка кадәр Казанда үтәчәк World Press Photo 2012 күргәзмәсендә «Спорт» категориясендә беренче урын алган Россия фотографы Александр Таранның эшләре дә тәкъдим ителәчәк.

Дөньяның төрле шәһәрләре буенча сәяхәт итүче уникаль күргәзмәдә фотожурналистика өлкәсендә иң мәртәбәле World Press Photo конкурсының төрле номинацияләрендә җиңү яулаган 200 фотосурәт тәкъдим ителәчәк. Конкурсның финалы 2012 елның февралендә Амстердам шәһәрендә үтте. Фотоларда  2011 елның иң мөһим вакыйгалары яктыртыла.
World Press Photo – фотожурналистика өлкәсендә ел саен үткәрелә торган иң авторитетлы, профессиональ осталык стандартларын билгеләүче халыкара чара. Массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче профессиональ фотографлар һәм фоторедакторлардан торган бәйсез халыкара жюри ел саен кандидатлар – дөньяның бөтен почмакларыннан фотожурналистлар, агентлыклар, газета-журналларның хезмәтләрен 9 категория буенча бәяли. Ике атна эчендә жюри әгъзалары дөньяның 124 иленнән 5 247 фотографның 101 254 фотографиясен карап чыккан.
«Спорт» категориясе 1997 елда булдырылган, әмма аңа кадәр дә спорт фотографияләренең башка номинацияләрдә җиңү яулау очраклары булган. Әйтик, 1958 елда (конкурс 1955 елдан бирле үткәрелә) беренче призга – елның иң яхшы фотографиясе дәрәҗәсенә чех фотографы Станислав Теребаның футбол буенча ил чемпионаты уенында төшерелгән фотографиясе лаек була. Россия фотографлары бу категориядә 12 тапкыр җиңү яулый. ИТАР ТАСС һәм РИА Новости фотографлары хәтта берничә тапкыр беренчелеккә ирешә.
Быел Санкт-Петербург фотографы Александр Таран урам сугышлары буенча «Стрелка» турниры вакытында төшерелгән фоторәсемнәре өчен Спорт/Серияләр категориясендә беренче урынга лаек була. STRELKA – урам сугышлары буенча теләгән һәркем катнаша ала торган турнир. Биредә төрле социаль төркем вәкилләре комлы рингта үзен дә, көндәшләрен дә аямыча, көчләре беткәнче сугыша.
World Press Photo 2012 күргәзмәсен Global United Services, «Ак Барс Девелопмент» компаниясе ярдәме белән «Объективная реальность» фонды оештыра. Күргәзмә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Казан мэриясе теләктәшлеге белән үткәрелә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты