2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының IV җәйге Универсиадасы тәмам

Кичә «Тулпар» спорт комплексында Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының IV җәйге Универсиадасын ябу тантанасы узды. Ярышларда 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада Татарстан һәм Россия данын яклаячак яшь спортчылар да катнашты.

Big_dsc04643

 

Чарада «Казан 2013» Башкарма дирекциясе, хакимият вәкилләре дә катнашты. Бүләкләү төркеме составына «Универсиада йөзе» конкурсы җиңүчеләре дә керде.

Исегезгә төшерәбез, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының IV җәйге Универсиадасын оештыру һәм финал ярышларын үткәрү хокукы Казан дәүләт аграр университетына тапшырылган иде. IV җәйге Универсиада программасында – 10 спорт төре буенча ярышлар. Алар Студентларның 2013 елда узачак Бөтендөнья Уеннарының 4 спорт корылмасында узды.

Ярышларда Россиянең 23 югары уку йортыннан 500 дән артык студент һәм аспирант (спортның уен төрләре) һәм 200 дән артык җиңел атлет катнашты. Җыелма командалар составында авыл хуҗалыгы югары уку йортларында белем алучы, яше 27 дән артмаган спортчылар көч сынашты. Алар арасында халыкара дәрәҗәдәге һәм Россия спорт мастерлары, Россия җыелмасы әгъзалары һәм 2013 елгы Универсиадада катнашу өчен кандидатлар да бар иде.

Ярышлар вакытында спортчыларга медицина хезмәтен күрсәтү өчен «Республика медицина профилактикасы» сәламәтлек саклау дәүләт медицина учреждениесе җавап бирде. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының IV җәйге Универсиадасында Казан дәүләт медицина университеты студентлары да катнашты. Медицина юнәлеше буенча волонтерлар әзерләү үзәге шәкертләре спорт табибы ярдәмчесе вазыйфасында Универсиада вакытында бик тә кирәк булачак тәҗрибә дә туплый алды, җәйге практикаларын да файдалы үткәрде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты