10 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Казанда 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командалары арасында футбол буенча 2014 елгы Европа чемпионатына беренче сайлап алу раунды турниры бара.
Турнирның беренче уен көнендә «Рубин» стадионында Украина белән Эстония җыелма командалары һәм Россия белән Мальта җыелма командалары арасында ике матч узды.
«Казан 2013» волонтерлары әлеге турнирны уздыруда актив катнашалар.
Татарстан башкаласына килүнең тәүге көненнән үк җыелма командаларны атташе-волонтерлар озата йөри, алар эш барышында туган мәсьәләләрне хәл итәргә булышалар һәм турнирның Оештыру комитеты белән спортчылар арасында бәйләүче чылбыр вазыйфасын башкаралар.
Стадионда волонтерлар медицина бригадасы хезмәткәрләренә ярдәм итәләр, турнирның хөрмәтле кунакларын озата йөриләр, тамашачыларны трибуналарда урнаштыралар, матбугат вәкилләренә турнирны яктырту эшендә булышалар.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты