2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

"Шаляпин. Нуриев. Казан" фестивале зур гала-концерт белән төгәлләнде

Казан Универсиадасының соңгы көнендә "Шаляпин. Нуриев. Казан" Халыкара фестиваленең зур гала-концерты узды. Фестиваль Мәдәни Универсиада кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында узды.

Big_img_3733

Россиянең халык артисты, Мариин театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Ренат Салаватов җитәкчелегендә Мариин Дәүләт академия театры оркестры Николай Римский-Корсаков, Петр Чайковский, Джузеппе Верди, Джоаккино Россини, Сергей Рахманинов, Модест Мугорский, Михаил Глинкаларның данлыклы әсәрләрен башкарды.

Концертта шулай ук дөнья опера сәхнәсе йолдызлары: Алексей Марков, Аида Гарифуллина, Геворг Акопян, Илдар Абдразаков, Альбина Шаһиморатова, Михаил Казаков һәм Ахмед Агадилар чыгыш ясады.

Big_img_3738

Театрда буш урыннар юк иде, чөнки билетлар кассаларга чыгу белән сатылып бетте. Алкышлаучылар арасында Казан шәһәре мэры Ильсур Метшин, композитор Игорь Крутой да бар иде.  Бигрәк тә Татарстанның халык артисты, ГТтукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Альбина Шаһиморатованың чыгышын җылы каршы алдылар. Ул үзенең яраткан ариясен - Гаэтано Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур» операсыннан Лючияне башкарды.

Тантаналы тамаша татар композиторы Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсыннан “Сау бул, Казан” ариясе белән тәмамланды. Җәлил ариясен, хормейстр Любовь Дразнина җитәкчелегендәге М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры хорына кушылып, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Ахмед Агади башкарды.

Big_img_3724

«Шаляпин. Нуриев. Казан» Халыкара фестивале Мәдәни Универсиада кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында узды. Фестивальдә дөнья операсы һәм балет сәхнәсе йолдызлары катнашты. Программага «Евгений Онегин», «Аида», «Турандот», «Порги и Бесс» опералары, «Спартак», «Анюта», «Аккош күле», «Шүрәле» балетлары кергән иде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты