Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың тантаналы ябылу тамашасы төгәлләнде.
Казан Универсиадасы спорт төрләре ягыннан да, катнашучылар саны ягыннан да рекордлы булды. Универсиадада 351 медаль комплекты уйнатылды. Россия җыелма командасы 155 алтын, 75 көмеш, 62 бронза медаль отып, Универисадалар рекордын куйды, дип хәбәр итә “Р-Спорт”.
Универсиданың ябылу тантанасы “Казан Арена” стадионында ике сәгать дәвам итеп, маҗаралы салют белән төгәлләнде.
«Р-Спорт», 25 июль 2013 ел