2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Су полосы. Ярыш нәтиҗәләре

17 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында су полосы буенча ярышлар тәмамланды. Бу турнирда 13 илдән 259 спортчы катнашты.

Big_224718820130716-29325-x9yldp

Универсиада. 11нче көн. Су полосы © РИА Новости/Рамил Ситдиков

Кызлар арасында адтын медальләр һәм Универсиада чемпионнары титулына Россия су полосы командасы ия булды. Финал уенында алар Венгрия командасын 18:11 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Италия җыелма командасы исә, АКШ спортчыларын 6:5 исәбе белән җиңеп, бронза медальләр алды.

Big_224779020130717-18490-1lswd8t

Универсиада. 11нче көн. Су полосы © РИА Новости/Рамил Ситдиков

Турнирның егетләр ягында бронза медальләрне Италия командасын  12:10 исәбе белән җиңгән Сербия алды. Универсиада чемпионы булып Венгрия командасы табылды, финал уенында ул Россия спортчыларын 5:4 исәбе белән җиңүгә иреште.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты