2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия җыелма командасы Казан Универсиадасында. Йомгак

Казандагы XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында Россия җыелма командасы Универсиадаларда җиңүләр һәм гомуми медаль саны буенча СССР җыелма командасы заманыннан бирле үзгәрешсез торган абсолют рекордны яңартты.

Big_50727-_gol7187

2013 елгы Универсиада.Ачу тантанасы

Мәскәүдә узган 1973 елгы Уеннарда, совет җыелма командасы барлыгы 134 медаль яулады, шуларның 68 е алтын медаль иде.

Моннан тыш, Россия җыелма командасы Шэньчжэньдә узган  2011 елгы “үз” Универсиадаларындагы Кытай яулаган үрне дә узып китте. Анда кытайлар 75 алтын медаль алган иде.

Big_224721120130716-29302-1utt93j

Универсиада. 11нче көн. Волейбол © РИА Новости/Евгений Биятов

Ярыш нәтиҗәләре буенча әлеге вакытка Россия җыелма командасы хисабында барлыгы 292 медаль, шул исәптән 155 алтын, 75 көмеш һәм 62 бронза медальләр. Командалар арасында медальләр саны буенча икенче урында — Кытай җыелма командасы, ул барлыгы 77 медаль яулады (26 алтын, 29 көмеш һәм 22 бронза медальләр). Япония командасы өченче урын алды, аның хисабында барлыгы 84 медаль (24 алтын, 28 көмеш һәм 32 бронза медаль)

Хәзерге моментка Россиягә иң күп медальләрне җиңел атлетлар китерде. Алар 49 бүләккә ия булды, шул исәптән 22 алтын, 18 көмеш һәм 9 бронза медальләр. Яуланган медальләр саны буенча икенче урында — байдарка һәм каноэларда ишү һәм йөзү спорты (һәр спорт төрендә дә 21 медаль), өченче урында спорт гимнастикасы һәм билбау көрәше, аларда россиялеләр 19 ар медаль алды.

Синхрон йөзүдә Россия командасы барлык дүрт алтынны да яулады. Бер спорт төрендә алтын медальләрнең яртысыннан күбрәген россиялеләр спорт гимнастикасында (66%), билбау көрәшендә (63%), бокста (60%) һәм самбода (57%) алды.

Казандагы Уеннарда җиңел атлетикада, ату спортында, йөзүдә һәм авыр атлетикада Универсиадаларның 67 рекорды куелды. Уеннарда иң яхшы нәтиҗәләрне барыннан да ешрак авыр атлетикада күрсәттеләр.

Big_224490420130715-9817-1mt8q1u

Универсиада. 10нчы көн. Ядрә белән ату © РИА Новости/Виталий Белоусов

Иң күп рекорд куючылар — Россия спортчылары, алар 38 рекордны яңартты. Казанда рекорд куючылар — Владимир Морозов, Анастасия Зуева, Данила Изотов, Виктория Андреева, Юлия Ефимова, йөзү буенча Россиянең ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары, авыр атлетлар Александр Иванов, Руслан Албегов, Давид Беджанян, Татьяна Каширина, Апти Әүхәдов, Артем Окулов, Ольга Зубова, Надежда Евстюхина, Оксана Сливенко, Дмитрий Хомяков һәм Диана Әхмәтова, җиңел атлетлар Екатерина Конева, Юлия Зарипова, Әнисә Кирдяпкина һәм Андрей Кривов, ату спорты буенча Россиянең ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары.

Big_224668220130716-8480-19da8c3

Универсиада. 11нче көн. Нәфис гимнастика © РИА Новости/Владимир Вяткин

Казандагы Универсиадада илебезнең тугыз рекорды яңартылды. йөзү буенча Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы 4х100 м га эстафета йөзүендә (3:38.15), Вероника Попова кроль ысулы белән 100 м га йөзүдә (54.12) Россия рекорды куйдылар.

Россия җыелма командасы составында иң күп медальләрне Мәскәү өчен чыгыш ясаучы спортчылар яулады. Башкала атлетлары җыелма команда өчен 125 медаль алды. Россия командасының уңышына Санкт-Петербург (64 медаль), Татарстан (55), Краснодар крае (45) һәм Мәскәү өлкәсе (41) спортчылары да саллы өлеш кертте. 17 яшьлек йөзүче Елизавета Базарова Казан Универсиадасындагы Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган иң яшь спортчы булып тора.

 

Big_224645020130716-17221-13mookn

Универсиада. 11нче көн. Самбо © РИА Новости/Василий Пономарев

Казандагы Универсиадада катнашу өчен Россия җыелма командасына 663 спортчы кертелде, алар арасында 18 Олимпия чемпионы, Россиянең 105 атказанган спорт мастеры, 313 халыкара класстагы спорт мастеры. Командада РФнең 72 субъектыннан студентлар һәм аспирантлар бар иде.

Россия җыелма командасы барлык 27 спорт төрендә дә чыгыш ясады, аларда 353 медаль комплекты уйнатылды. Россиялеләр иң күп катнашкан спорт төрләре — җиңел атлетика (108 кеше), байдарка һәм каноэларда ишү (56 кеше), йөзү (50 кеше), академик ишү (35 кеше).

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты