2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ату спорты. Ярышларга йомгак

17 июльдә Казандагы XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында ату спорты буенча ярышлар төгәлләнде.

10 метрдан пневматик пистолет белән атуда хатын-кызлар командалары арасында ярышта Таиланд вәкилләре бронза медаль яулады. Көмеш медаль — Корея кызларында. Россия командасы алтын медальгә лаек булды. Пневматик винтовкадан ату буенча команда ярышларында да россиялеләр беренче урын алды. Көмеш медаль Монголиягә эләкте. Бронзаны Кытай кызлары алды.

10 метрдан пневматик пистолет белән атуда хатын-кызлар арасындагы шәхси беренчелек ярышларында россияле Любовь Яскевич алтын медаль иясе булды. Көмеш медаль Таниапом Прусксакорн белән Таиландка юл тотты. Бронза исә Кытай вәкиле Юлинь Суга насыйп булды. 10 метрдан пневматик винтовка белән ату буенча ярышларда Германия вәкиле Марен Предижер җиңеп чыкты, икенче урында Кытай спортчысы Дан Юй, өченче урында — Монголиядән Надинзая Ганкхуяг.

Big_224155020130713-7972-k9lbxn

Хатын-кызлар арасында трап дисциплинасында ярышларда Австралия вәкиле Кэтрин Скиннер җиңү яулады, Италиядән Сильвана Станко — көмеш медаль, ә Кытай җыелма командасы вәкиле Дандан Чанг бронза медаль алды.

Хатын-кызлар командалары арасында беренче урын Италиягә эләкте. Икенче урында — Россия җыелма командасы, ә бронза медальне Кытай командасы алды.

10 метрдан пневматик пистолет белән ату буенча ир-атлар командалары арасында ярышта алтын медальләрне Көньяк Корея спортчылары яулады. Кытай көмеш медальгә лаек булды. Россия командасы — өченче урында.

Big_224169220130713-18708-1kqbv5u

10 метрдан пневматик пистолет белән атуда ир-атлар арасындагы шәхси беренчелек ярышларында медальләр болай бүленде: алтын медальне Кытай вәкиле Цзяцзе Май алды, көмешне аның ватандашы Вей Пан эләктерде, бронза исә Чехиядән Павел Светликка насыйп булды.

Трап күнегүендә ир-атлар командалары ярышында Италия спортчылар җиңүче булды. Чехия командасы көмеш медаль алды, Словакия спортчылары бронза медаль яулады.

Ир-атлар арасында трап дисциплинасында шәхси беренчелек ярышларында Украина вәкиле Юрий Никандров җиңде. Икенче урында — Италия спортчысы Валерио Грацини, өченчедә — аның ватандашы Симоне Лоренцо Проспери.

Big_224325720130714-18887-pleko9

10 метрдан пневматик винтовка белән ату буенча команда ярышларында Кытай егетләре алтын медаль яулады, Россия командасы көмеш медальгә лаек булды, Корея спортчылары бронза медаль алды.

Шул ук ату төрендә шәхси бәйгедә Кытай вәкиле Лю Чжиго җиңүче булды, икенче урында — Россия җыелма командасы вәкиле Назар Лугинец. Өченче урында Россиядән тагын спортчы — Сергей Круглов.

Big_224481120130715-9790-5lq6wl

Хатын-кызлар арасында скитта Таиланд командасы вәкиле Исарапа Импрасертсук беренче булды, көмеш медальне Кытайдан Сысюэ Хуан яулады, ә россияле Альбина Шакирова бронзага лаек булды.

Надежда Коновалова, Анастасия Крахмалева һәм Альбина Шакировадан торган Россия командасы скит күнегүендә командалар беренчелегендә җиңде. Таиланд кызлары Нутчаи Сут-Арпорн, Исарапа Импрасертсук һәм Нутчи Сут-Арпорн — икенче урын алды. Эльвира Акчурина, Ангелина Мишук һәм Жания Айдарханова чыгыш ясаган Казахстан командасы бронза медаль яулады.

25 метрдан пистолет белән тиз ату ярышларында командалар арасында Россия алтынга лаек булды, Корея вәкилләре көмеш медаль алдылар. Франция спортчылары бронза белән канәгатьләнделәр.

25 метрдан пистолет белән тиз атуда шәхси беренчелек ярышларында Франциядән Борис Арто җиңү яулады. Икенче урында — Россия вәкиле Леонид Екимов. Кытай җыелма командасы вәкиле Фэн Дин өченче урын алды.

50 метрдан винтовка белән ату буенча ир-атлар арасында команда беренчелегендә Кытай командасы алга чыкты. Польша вәкилләре икенче урын алдылар. Россия спортчылары бронза медальләргә лаек булдылар. Шәхси беренчелектә Россиядән Сергей Каменский җиңде, көмеш медаль Кытай спортчысы Хонгвей Канга эләкте. Бронза Хуэнджун Ким белән Кореягә китте.

Винтовка белән ату буенча хатын-кызлар командалары арасындагы ярышта Кытайлар иң төзе булып чыкты, икенче урын Россия вәкилләренә эләкте. Казахстан спортчылары бронза медаль алды.

Шәхси беренчелек финалында бронза медальне Кытай спортчысы Пэйцзин Ли яулады, көмеш медаль Көньяк Кореядән Нара Квонизга эләкте. Алтын медальгә исә Кытайның тагын бер вәкиле Хун Ма ия булды.

Скит күнегүендә Чехия вәкиле Томас Нидрлет беренчелекне яулады. Көмеш медаль Таммаро Кассандароиз белән Италиягә китә, өченче урында — янә Чехия вәкиле Якуб Томесеку.

Скит күнегүендә командалар бәйгесендә Александр Землин, Роман Сенцов, Николай Теплыйдан гыйбарәт Россия командасы җиңде, икенче урында — Италия вәкилләре Марсо Саблонем, Гианкарло Таза һәм Таммаро Кассандаро. Якуб Томесеку, Якуб Новота һәм Томас Нидрлеттан торган Чехия командасы бронза медальләр яулады.

Ир-атлар арасында дубль-трап күнегүендә ярышларның финал өлешендә җиңеп, Италия вәкиле Антонио Барилла алтын медаль яулады. Кытай спортчысы Иян Ян — көмеш, ә Россия җыелма командасы вәкиле Михаил Лейбо бронза медаль алды.

Командалар ярышында Кытай спортчылары — беренче, Италия командасы икенче булды. Россия спортчылары командасы өченче урын алды.

50 метрдан пистолет белән ату ярышларында ир-атлар командалары арасында өченче урында — Кытай, икенче урында — Көньяк Корея, беренче урында — Россия. Шәхси беренчелектә Кытай вәкиле Вэй Пан алтын медаль яулады. Көньяк Кореядан Деоквон Сид көмеш медаль алды. Бронза исә Кытайдан Цзяцзе Майга насыйп булды.

25 метрдан пистолек белән ату буенча командалар бәйгесендә Россия кызларына тиңнәр табылмады. Украин кызлары икенче урын алды. Кытай спортчылары — өченче урында. Шәхси беренчелектә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: бронза медаль иясе — Таиландтан Таниапорн Пруксакорн, көмеш медаль — Россия вәкиле Анна Мастянинада, Украинадан Елена Костевич җиңүче булды.

50 метрдан винтовка белән ятып атуда хатын-кызлар арасында беренче урынны Кытай вәкиле Пэйцзин Ли яулады. Өченче урында — Таиландтан Таниалак Чотфибунсин. Япониядән Маи Тоиши көмеш медаль алды.

Командалар арасында бәйгедә Украина, Таиланд һәм Казахстан командалары шул ук тәртиптә бронза, көмеш һәм алтын медальләрне яуладылар.

25 метрдан стандарт пистолет белән ату бәйгесендә россияле Леонид Екимов алтын медаль яулады. Кытай вәкиле Юэхун Ли көмеш медальгә лаек булды. Бронза медаль Клемент Бессагет белән Франциягә юл тота.

Big_224437220130715-9784-1kk6eki

50 метрдан өч торышта винтовка белән ату ярышларындагф командалар арасында бәйгедә Кытай вәкилләре җиңеп чыкты. Икенче урында— Россия, өченчедә — Сербия спортчылары. Шул ук дисциплинада Россия спортчысы Назар Лугинец алтын медаль яулады. Көмеш медальгә Кытай спортчысы Кан Хун лаек булды. Польшадан Томаш Бартник бронза медаль алды.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты