2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

"Финалда ватерполчылар максатына ирешә алмады" -дип белдерде тренер

Су полосы финалында Россия җыелмасының төшеп калу сәбәбен - уендагы кискен моментларга әзер булмау белән аңлатты команда тренеры Владимир Карабутов.

 

Россия ир-егетләр командасы Венгрияга 4:5 исәбе белән җиңелде.

"Егетләр җиңүгә ышанган булсалар да җиңүне венгриялеләргә бирде. Безнең уен башыннан ук уңышлы килеп чыкмады: безнең яхшы моментлар булса да аларны тормышка ашыра алмадык. Венгриялеләр безнең җибәргән хаталарны аңлап уйнадылар",- дип белдерде Карабутов   "Р-Спорт" хәбәрчесенә. "Дөрес, алар безгә караганда күбрәк ялгыштылар. Без дә теләгәнебезне чынга ашыра алмадык", - дип өстәде ул. Аннан элек Россия кызлар командасы шулай ук финалда Венгрия белән уйнады һәм алар алтын медальгә лаек булды.

«Р-Спорт», 5 июль 2013 ел