2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

FISU: "Универсиада Уеннарында су полосы Олимпиада дәрәҗәсендә булды"

Универсиада Уеннарында су полосы матчлары оештыру, спорт дәрте күтәрелеше буенча Олимпия уеннары дәрәҗәсендә үтте, дип белдерде су полосы буенча FISUның техник делегаты Василиус Николаус.

Big_224777120130717-4054-1ew1143

Россия егетләр су полосы командасы финал матчында Венгрия спортчыларына оттырды. Очрашу 5:4 исәбе белән мадьярлар файдасына тәмамланды.

“Универсиадада су полосы уеннары оештыру, бассейнда һәм трибуналарда уен дәрте ташып тору белән Олимпиада дәрәҗәсендә иде. Казан су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә тулысыча әзер (2015 елда)”,–  диде Николаус пресс-конференциядә, дип җиткерә "Р-Спорт" агентлыгы.

 

«Р-Спорт», 5 июль 2013 ел