2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ватерполчы Латыйпов: "Венгрлар Универсиада финалында РФ җыелмасыннан катгыйрак булдылар "

Венгрия җыелмасы су полосы буенча Универсиада турниры финалында таркау хәрәкәт иткән россиялеләрдән аермалы буларак бик җитди уйнадылар, дип белдерде Россия командасы һөҗүмчесе Адел Латыйпов.

Big_224774120130717-15119-ix9r2f

Универсиада. 12нче көн. Су полосы. Финал © РИА Новости/Григорий Сысоев

Россия ир-атлар җыелма командасы ватерполо буенча  Универсиада финалында венгрлардан җиңелә, матч 5:4 исәбе белән кунаклар файдасына тәмамлана .

"Бүген уен авыр барды. Беренче чиратта, командалар начар хәрәкәт итте. Көндәшләр исә безгә карганда яхшы уйнадылар , - дип белдерде Латыйпов  "Р-Спорт" журналистларына. – Бу венгрларның төп тулы составы түгел, тик бу аларның якынча резервы. Группада без аларны откан матчны финал матчы белән чагыштырып булмый”.

  Ватерполчы Россия командасаның физик  формасы шактый әйбәт булуын билгеләп үтте: "Кичә безнең тернәкләндерү тренировкасы үтте. Серблар белән уйнаудан соң бераз хәл алдык.” "Без көмештән канәгать калмадык. Максат бер генә иде – Универсиадада җиңү”, - дип йомгаклады Латыйпов.

 

 

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел