2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Лугинец: "Россиянең ату осталары Универсиаданы яхшы тәмамлады"

Универсиаданың соңгы көнендә ату буенча шәхси беренчелек ярышларында ике алтын медаль алу Казандагы студентлар Уеннарында Россия җыелма командасы өчен чыгышларны уңышлы тәмамлау булып тора, дип белдерде Универсиаданың соңгы алтын медален яулаган ату остасы Назар Лугинец.

Big_224768520130717-28437-1at8br2

Универсиада. Ядрә белән ату. Ир-атлар. Винтовка 3 торыштан. 50 м. Финал © РИА Новости/Валерий Мельников

Универсиаданың ахыргы көнендә россиялеләр ату спортында ике алтын медаль яулады: Екимов 25 метрдан стандарт пистолет белән атуда җиңде, ә Лугинец 50 метрдан винтовка белән өч торышта атуда җиңүче булды.

“Мин Леня Екимов өчен бик шат. Ике шәхси ярышлар алтыны — бу ярышларны яхшы тәмамлау ул. Шунысы гына бераз начар, командалар ярышында ике күнегүдә дә икенче урынга калдык, ләкин шулай да егетләр дә тырышкандыр һәм бу көмешне лаеклы бәяләр дип уйлыйм. Әлеге Универсиада ату буенча җыелма команда өчен яхшы булды, уртачадан югарырак. Ул Россиядә өметле яшь мәргәннәр бар икәнен күрсәтте, алар монда бик шәп тәҗрибә туплады”, — дип әйтте Лугинец "Р-Спорт" корреспонденты белән әңгәмәдә. Ату комплексының Казаннан шактый ерак урнашуына карамастан, ату мәйданында җанатарлар көн дә бар иде. “Миңа Универсиадада җанатарлар бик булышты, игътибарны бер дә читкә алмадылар. Ә менә кытайларның игътибарын, күренгәнчә, җанатарлар читкә юнәлтте, ахры. Көндәшем, Кытай вәкиле, май аенда Америкадагы Дөнья кубогы этабында шактый әйбәт аткан иде, анда мин бишенче булдым, ә ул өченче урын алды, монда финалда исә бирелде”, — дип йомгаклады ул.

 

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел