Французларга каршы Универсиаданың финал матчында уйнау Россия җыелма командасы регбичыларына физик яктан авыр булды, дип белдерде хәбәрчегә Россия командасы уенчысы Илья Бабаев.
Универсиада. 12нче көн. Регби-7. Финал © РИА Новости/Владимир Астапкович
Россиялеләр регби-7 турнирының финалында французларны 29:19 исәбе белән җиңеп, алтын медальләр яуладылар.
“Моның инде финал уен булуы аеруча авыр иде, һәм җидешәр түгел, ә 10 ар минутлык ике тайм уйнадык. Физик яктан уйнау авыр булды. Ни дисәк тә бу — уен, анда һәрвакыт хаталар була, ләкин нигездә барысы да теләгәнчә килеп чыкты. Бу — финал, һәм финалга үзеңне рухи яктан әзерләү авыр икәнлеген искә алмасак...” — диде Бабаев матчтан соң "Р-Спорт" агентлыгына.
«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел