Регби-7 буенча Россия ир-атлар җыелма командасы Универсиаданың финал матчында шәхси осталыкка таянырга тиеш түгел иде, дип белдерде милли команданың капитаны Игорь Галиновский.
Универсиада. 12нче көн. Регби-7. Финал. © РИА Новости/Владимир Федоренко
Россия регбичылары регби-7 буенча турнирның финалында французларны 29:19 исәбе белән җиңеп, Казан Универсиадасында алтын медальләр яуладылар. “Без беренче тайм башында берничә омтылышта тупны куя алмадык, чөнки индивидуаль эш итәргә тырыштык, ә күбрәк команда белән гамәл кылырга кирәк иде. Шул нигездә күп хаталар җибәрдек”, — диде Галиновский матчтан соң "Р-Спорт" хәбәрчесенә. “Без җиңү белән канәгать. Ә исәпкә килгәндә... Аерма юк, бер очко булса да өстен булырга кирәк! — дип өстәде регбичы. — Көндәшебез шактый көчле иде, ярыйсы гына авыр уен килеп чыкты. Ахыргы минутка кадәр сугышырга туры килә иде”.
Моннан алдарак регби-7 турнирының финалында Италия җыелма командасын җиңеп, Россиянең регбичы кызлары алтын медальләр яуладылар.
«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел