Казанда Универсиадада Россия регбичылары үзләренең җиңүләре белән аларга ышамаучыларның барысына да уңыш яуларга сәләтле булуларын расладылар, дип әйтте Россия җыелмасы уенчысы Владимир Остроушко "Р-Спорт" агентлыгына.
Универсиада. 12нче көн. Регби-7. Финал © РИА Новости/Александр Кряжев
Россиялеләр чәршәмбе көнне регби-7 буенча хәлиткеч турнирда 29:19 исәбе белән французларны җиңделәр.
“Без моның белән, беренче чиратта, безгә ышанмаучыларга үзебезнең сәләтле икәнебезне расладык, ә Россиядә мондый кешеләр, кызганычка каршы, бик күп, шулай ук уйный алабыз, яхшы уен күрсәтә алабыз, дип, үз-үзебезне ышандырырга да кирәк иде,- диде Остроушко "Р-Спорт"агентлыгына.- Универсиада ике елга бер була, кем белә бит, регби-7 буенча ярышлар кабатланырмы яисә юкмы, һәм гомумән Россия җыелмасы аларда катнашырмы һәм призлар алырмы... Без – беренчеләр, без моны булдырдык”.
Казанда студентлар Уеннарында Универсиадалар программасында регби-7нең дебюты булды. Россиянең җыелма командалары ирләр ярышларында да, хатын-кызлар ярышларында да җиңү яуладылар.
«Р-Спорт», 7 июль 2013 ел