2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Нәбиев: "Екимов Универсиададагы җиңүеннән соң Европа чемпионатында да җиңү яуларга мөмкин"

25 метр ераклыктан стандарт пистолеттан төз ату буенча Универсиада чемпионы Леонид Екимов Европа чемпионатына әзерлеген арттыра һәм андагы турнирда да җиңәргә сәләтле, дип белдерде "Р-Спорт" агентлыгына бу төр күнегүләр буенча Россия җыелма командасының өлкән тренеры Игорь Нәбиев.

Big_224598520130716-17210-1ivsrkj

Универсиада. Ядрә белән ату. Ир-атлар. Пистолет 50 м. Команда зачеты © РИА Новости/Валерий Мельников

Екимов Универсиадада алтын медаль яулаганнан соң, үз нәтиҗәсеннән канәгать булмавы һәм июль ахырында башланачак Европа Чемпионатына әзерлеген арттыру кирәклеген хакында белдерде. "Ул, әлбәттә, бер-ике очконы туплап бетерә алмады, шуңа канәгатьсезлек хисе тууы аңлашыла да. Ләкин мин Екимов көчен киметте дип әйтмәс идем. Бәлки бер-бер артлы күп ярышларда катнашуы сәбәпле, Универсиада алдыннан бераз талчыккандыр. Әмма, гомумән алганда, без спортчыларны тиешле дәрәҗәдә әзерләргә тырыштык. Аларга Универсиадага бөтен көчегезне бирегез дигән бурыч куелмады. Алар көчләрен Европа Чемпионатында тулы көчкә чыгыш ясар өчен сакларга тиешләр иде, ни әйтсәң дә безнең өчен Европа Чемпионаты мөһимрәк. Екимов чынлап та Европа Чемпионатында җиңәрлек, шулай ук команда белән дә җиңәрбез дип уйлыйм", - диде Нәбиев. "Әгәр дә алар Универсиадада бик шәп чыгыш ясаса, көчләре кимүгә китсә, Европа Чемпионатында нәрсә буласы мәгълүм түгел. Ә хәзергә нәтиҗә уртача. Әле сигез көнләп вакыт бар, егетләрне нормаль хәлгә китерү өчен биш-алты тренировка уздырып була. Без үсешкә китерәчәк әзерлеккә исәп тотабыз", - дип тә өстәде ул. Тренер фикеренчә, Россия төз атучылары өчен, тәҗрибә туплау җәһәтеннән, Универсиада бик мөһим башлангыч булып торган. "Универсиада безгә Европа Чемпионаты алдыннан искиткеч зур репетиция булды, - дип ассызыклады Нәбиев "Р-Спорт" агенстлыгына. - Европа Чемпионатына кадәрге җыеннарыбызда без, төз атучыларыбызны нормаль формага китерү һәм тиешле югарылыкта чыгыш ясау өчен, булган кимчелекләребезне бетерергә тырышачакбыз. Монда катнашкан егетләрнең барысы да Европа Чемпионатына барачак һәм шулай ук аларга Михаил Неструев, Алексей Климов өстәләчәк. Анда яхшырак чыгыш ясыйсы килә, чөнки егетләребезнең әзерлекләре дә бик яхшы".

«Р-Спорт», 10 июль 2013 ел