2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Беляева: «Россия ватерполчылары Универсиада финалында дөнья чемпионатына да әзерләнде»

Су полосы буенча Россия командасы уенчысы Ольга Беляева, команда Универсиаданың финал ярышларында Барселонада узачак дөнья чемпионатына да әзерләнде, дип белдерде.

Big_224695920130716-12257-12wngo7

Универсиада. 11нче көн. Су полосы © РИА Новости/Рамил Ситдиков

Сишәмбе көнне су полосы буенча Россия җыелма командасы кызлары, Венгрия командасын 18:11 исәбе белән отып, алтын медаль яуладылар.

“Без хәзер дөнья  чемпионатына әзерләнәбез, шунлыктан матчта төрле тактикаларны кабатларга тырыштык. Аннан Барселона өчен махсус әзерләнгән фрагментны уйнап карадык. Әлегә килеп чыкмады. Безгә бер-беребезгә күбрәк ярдәм итәргә кирәк, үзәктән килгән тупларны югалттык, пенальтилар да булды, кайберләребезне берничә тапкыр уеннан да чыгардылар. Шунлыктан, уенның саклау өлешен көчәйтергә кирәк ”, - диде Беляева. “Бүгенге матчтан  тыш мин уеныбыздан канәгать. Бүген мин 100 процентлы очракларны кулдан ычкындырдым, ә туп биреп гол кертүләр егермегә якын булды. Үз уенымны яхшы билгесе белән бәялим”, - диде спортчы.

 

«Р-Спорт», 26 июль 2013 ел