2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ватерполчы Иванова: " Универсиадада финал уеннары җиңел булмады"

Россия җыелмасына Венгер ватерполчылары белән көрәшү җиңел булмады, дип белдерде команда капитаны Евгений Иванов “Р-Спорт” агентлыгына.

Сишәмбе көнне Россия җыелмасы су полосы ярышларында алтын медаль яулады. Финалда алар венгрларны 18:11 исәбе белән җиңде.

 “ Көндәш безнең белән тигез көрәште.  Уен җиңелләрдән булмады.  Венгрлар үзләренең кырыс һәм “пычрак” уйнаулары белән аерылып тора. Судьяларга зур рәхмәт, алар уенны сугышка кадәр китереп  җиткермәде, каршы як  уенчыларын  чыгарып, безгә уйнау мөмкинлеге бирделәр”,- диде Иванова.  Россия ватерполчысы команда гадәттәге метод белән уйнарга тырышты, әмма хаталар да  җибәрүләре турында әйтте.  “Без үзебезнең якны сакларга тырышабыз. Уен барышында исә инде үзебез дә һөҗүмгә күчәбез.  Хаталарсыз уйнарга тырыштык, тик бу  мөмкин түгел. Без  бит команда белән уйныйбыз, шуңа да һәр кайсыбыз өчен аерым-аерым җавап биреп булмый.  Кырыс, салкын акыл  һәм ышаныч белән уйнадык”,--диде россияле “Р-Спорт”ка.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел