2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Су полосы. Ярышлар көне анонсы

17 июльдә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында ир-атлар арасында су полосы буенча ярышларда хәлиткеч финал бәйгеләр узачак.

Универсиаданың алтын медале өчен матчта Россия һәм Венгрия җыелма командалары очрашачак. Ярымфиналда Россия Сербияне җиңде — 12:11, ә Венгрия Италиядән көчлерәк булып чыкты — 11:9. Бронза медальләр иясе Италия белән Сербия матчында ачыкланачак.

Финал бәйгеләр «Буревестник» йөзү бассейнында 11.15 сәгатьтә башлана.

Искә төшереп китик, 16 июльдә 2103 елгы Универсиадада хатын-кызлар арасында су полосы буенча медаль ияләре билгеле булды.

Ярышлар көнен ир-атлар командалары башлап җибәрде. 7 нче урын өчен матчта Австралия Бразилияне җиңде (8:7). АКШ җыелма командасы, Японияне җиңеп (8:7), 5 нче урын алды.

Хатын-кызлар турнирында Франция командасы АКШтан өстен чыкты һәм 7 нче урынга урнашты. Австралия Японияне (12:6) җиңү хисабына 5 нче урынга ия булды.

Италия җыелма командасы АКШ кызларын җиңеп (6:5) бронза медаль яуладылар. Ә алтын медальгә һәм Казан Универсиадасы чемпионы исеменә Россия ватерполочы кызлары лаек булды. Алар хәлиткеч очрашуда 18:11 исәбе белән Венгрияне җиңде.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты