Грек-рим көрәшендә җиңгән россияле Иван Куйлаков, 60 кг кадәрле үлчәү авырлыгында иң көчле көндәшләрен җиңеп, алтын медаль яулавыннан канәгать булуын белдерде.
Универсиада.11нче көн. Грек-рим көрәше © РИА Новости/Владимир Баранов
Новосибирск егете, хәлиткеч көрәштә, Европа чемпионаты 2013 бронза бүләге иясе әзербәйҗанлы Камрана Маммадовны җиңде. Исәп—6:0.
“Бүген миңа көтмәгәндә генә бик көчле һәм җайсыз көрәшә торган көндәшләр—япон, казах, әзербәйҗан, үзбәк эләкте,- диде Кулайков журналистларга. - Ярышларда үземнең бөтен көчемә көрәшергә туры килде. Барысы белән дә чын-чынлап көрәшә алу миңа ошады. Әгәр дә көчле булырга телисең икән, чып-чын көндәш белән көрәшергә кирәк. Бүгенге ярыштан мин бик канәгать”. Турнир җиңүчесе оппоненты турында:” Мин аны төрле турнирлар буенча беләм, әмма элек безнең очрашканыбыз юк иде. Һәр алым саен мин көчемне арттыра бардым , калганын исә элеккеге схема буенча эшләдем,-дип дәвам итте Универсиада чемпионы “Р-Спорт” белән үткәргән әңгәмәсендә. – Финал уеннарында исә хата җибәрмәдем. Җиңүне судьялар хисабына түгел, ә үзем җыйган баллар нәтиҗәсендә яуладым. Алдагы планнарга килгәндә, Дөнья чемпионатына әзерләнәчәкмен”.
Дөнья беренчелегенә ярышлар 16-22 сентябрьдә, Будапештта үткәреләчәк.
«Р-Спорт», 7 июль 2013 ел