Олимпия чемпионы Роман Власов 60 килограммага кадәр үлчәмдә грек-рим көрәшенең хәлиткеч ярышта җиңеп, алтын медальгә ия булды.
Универсиада.11нче көн. Грек-рим көрәше © РИА Новости/Владимир Баранов
Новосибирски спортсчысы финалда Азия 2012 чемпионы Ираннан Һади Ализадәпурниа белән көч сынашты. Беренче периодта Власов бер-бер артлы ике балл отты.Икенче периодның уртасында аңа тагын бер балл өстәделәр. Ә менә көндәше бер балл да җыя алмады. Аңа кадәр сишәмбе көнне Новосибирскиның бер вәкиле Иван Куйлаков алтын медаль откан иде инде. Бронза медальләргә Украинадан Дмитрий Пушковны һәм Әрмәнстаннан Арсен Джулфалакянны лаек таптылар.
«Р-Спорт», 26 июль 2013 ел