Россияле Иван Куйлаков Казан Универсиадасында грек-рим көрәше буенча 60 кг.га кадәр авырлыкта финал көрәшендә җиңү яулады.
Универсиада.10нчы көн. Грек-рим көрәше © РИА Новости/Владимир Баранов
Новосибирск вәкиле хәлиткеч турнирда 2013 елгы Европа чемпионаты бронза призеры Азәрбайҗанлы Камран Маммадов белән очрашты. Куйлаков алышның беренче минуты бетеп килгәндә өч балл яулады. Ә тәнәфес алдыннан ул исәпне 5:0гә кадәр җиткерде.
Нәтиҗә - 6:0, россияле файдасына. Бронза бүләкләрне 60 кг.га кадәрге үлчәү авырлыгындагы категориядә Михаил Кажая (Грузия) һәм Алмат Кебиспаев (Казахстан) яулады.
Соңрак финал алышлары новосибирсклы Роман Власов (74) һәм Красноярсктан Никита Мельников (96) арасында үтәчәк. Дүшәмбе көнне россиялеләр ике алтын (Иван Татаринов, 55, Алан Хугаев, 84) һәм бер көмеш медаль (Ислам-Бека Альбиев, 66) яуладылар.
«Р-Спорт», 7 июль 2013 ел