2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Геннадий Аргаков: Һәр Универсиада да диярлек матчларны яңадан уйнау була

Матчларны яңадан уйнау. Бу хәл Казанда да булды: өстәл теннисы уенында. Мондый хәлнең Универсиадаларда беренче тапкыр гына булуы түгел, дип белдерде Уеннарны оештыру комитеты вәкиле, Татарстанның өстәл теннисы федерациясенең беренче вице-президенты Геннадий Аргаков.

Россияле Михаил Пайков һәм Вячеслав Буровның Гонконгтан килгән көндәшләре 12 июльдә парлы төркемдә чирек финал матчының билгеләнгән вакытына килмәде. Шул сәбәпле аларга техник җиңелү язылган иде, әмма икенче көнне техник комитет яңадан уйнау турында карар кабул итте. Комитетның яңадан уйнауга каршы тавыш биргән бердәнбер вәкиле ярышлар директоры Роман Марков булды.

"Халыкара студентлар спорты федерациясенең техник делегаты яңадан уйнау турында карар кабул итте һәм яңадан уйнау һәр Универсиадада диярлек булуын әйтте. Кешеләр бирегә җиңү өчен килгән, һәм мин сайлауда спорт принцибы булырга тиеш дип саныйм. Шуңа күрә гадел хөкем итәргә кирәк, шаярырга ярамый", - дип хәбәр итте Аргаков "Р-Спорт"агентлыгына. Аның сүзләренчә, Гонконг спортчылары  россиялеләр белән матчның көне турында дөрес булмаган хәбәр алган.

"Гонконг уен 13 июльдә була дигән таблица алган, моны раслаучы рәсми кәгазь бар, - диде Аргаков. – Шуңа күрә Гонконг командасының гаебе юк". Агентлык әңгәмәдәше Россия өстәл теннисы федерациясенең (ФНТР) яңадан уйнау турындагы карарга каршылык күрсәтүе  уйланылмаган хөкем дип саный. "Әгәр мин федерация җитәкчеләреннән берсе булсам, шикләнмим, безнең комитет ягын кабул итәр һәм моннан файдаланып калыр идем. Россия үзенә бөтен Азияне урнаштыра алды, ә без ахыргача протест арты протест та. Хәзер алар безне ничек яклар, ярдәм сузар? Киләчәк турында уйларга кирәк. Әгәр федерация хикмәт белән эш йөртә белсә, ул үз дәрәҗәсен күрсәтә алыр иде", - диде Аргаков.

«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел