Грек-рим көрәше буенча Лондон Олимпиясе чемпионы Роман Власов Универсиадада старт алышында 2012 елгы Уеннарның көмеш призеры әрмәнле Арсен Джулфалакяннан өстен чыгып, Казан ярышларында 74 кг.га кадәрге үлчәү авырлыгында ярымфиналга чыкты.
Универсиада.11 нче көн. Грек-рим көрәше © РИА Новости/Владимир Баранов
Оппонент Власов чирекфиналны бик агрессив башлап, 11нче секундта инде балл яулады. Өченче минут башында Джулфалакян пассивлык өчен (1:1) кисәтелде, һәм новосибирсклы өч баллы ыргылыш ясап партерда чиста өстенлек алды. Икенче периодта Власов көндәшенең барлык атакаларын кире кайтарып, алышны җиңүгә кадәр җиткерде - 4:1.
Новосибирсклы ярымлуфиналда белорус Александр Демьянович белән очрашачак. Россия классик спортчылары дүшәмбе көнне ике алтын һәм бер көмеш яуладылар. Барысы дүрт медальләр комплекты уйнатылган иде.
«Р-Спорт», 7 июль 2013 ел