2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шахмат. Турнир нәтиҗәләре

15 июльдә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында «Казан» ат спорты комплексында шахмат турниры тәмамланды.

Кытай җыелма командасы хатын-кызлар арасындагы шахмат турнирында, өч медальне дә үзенә отып, тантаналы җиңү яулады. Сюэ Чжао алтын медаль иясе булды, көмеш медаль — Венцзюнь Цзюйга, ә бронза медаль исә 2011 елгы Универсиада җиңүчесе Тан Шонгуйга эләкте.

Ир-атлар арасында беренче урынны Филиппин вәкиле Вэсли Со яулады. Көмеш медаль Әрмәнстан гроссмейстеры Завен Андрисаянга эләкте. Кытай вәкиле Чао Ли бронза медаль алды.

Командалар ярышында алтын медальгә Кытай командасы лаек булды. Россия җыелма командасы көмеш медаль алды. Польша вәкилләре бронза медаль иясе булды.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты