2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Чирәмдәге хоккей. Турнир нәтиҗәләре

15 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья студентлар җәйге Уеннарының чирәмдәге хоккей буенча турниры тәмамланды.

Хатын-кызлар арасындагы ярышта алтын медальне Көньяк Корея җыелма командасы, көмешне – Россия, бронза медальләрне Япония хоккейчылары алды.

Турнирның иң яхшы уенчысы исеменә россияле Александра Жашкова лаек булды. “Гадел уен” номинациясендә Белоруссия командасы җиңде. Иң яхшы капкачы - россияле Ольга Чугунова. Иң яхшы бомбардир – Көньяк Кореядән Чо Юн Джи.

Ирләр арасындагы ярышта алтын медальгә Россия җыелма командасы, көмешкә – Франция лаек булды. Бронза исә Германия командасында.

Иң яхшы уенчы һәм бомбардир - француз Оливер Санчез. “Гадел уен” номинациясендә җиңүче итеп Көньяк Корея командасы билгеләнде. Иң яхшы капкачы – россияле Марат Гафаров.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты