2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Өстәл теннисы. Ярыш нәтиҗәләре

15 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья студентлар җәйге Уеннарында өстәл теннисы буенча турнир тәмамланды.

20 илдән килгән ике йөздән артык уенчы 7 комплект бүләкләр өчен үзара көч сынашты.

Big_223989720130712-32756-hperd8

Универсиада. 7 нче көн. Өстәл теннисы © РИА Новости/Александр Кряжев

2013 елгы Универсиада алтынын командалар арасындагы зачетта Япония җыелма командасы отты. Көмеш медальләр Кытайдагы Тайбэй командасында. Россиялеләр белән кытайлар бронза медальләргә лаек булды. Ирләр арасындагы ярышта финалда японнарны откан Кытай командасы җиңде. Бронза Россия һәм Кытайдагы Тайбэй командасында.

Катнаш разрядта алтын японнар Рика Сузуки/Хиромитсу Касахара, көмеш аларның ватандашлары Коки Нива/Мисато Нива парына эләкте. Бронза медальләрне Кытайдан килгән пар (Юэфэй Ма/ Ичжэнг Ся) һәм россиялеләр (Антонина Савельева/Александр Шибаев) яулады.

Big_224304820130714-2966-uuwey5

Универсиада. Өстәл теннисы. Хатын-кызлар. Ярымфинал © РИА Новости/Александр Кряжев

Хатын-кызлар арасындагы парлы разрядта алтын медальгә Кытайдагы Тайбэйдан килгән пар (И-чэ Лее/Чиа-Хуэй Лин), көмеш медальгә Кытай спортчылары  (Юэ Цзян/Сяоси Чэ) лаек булды.  Россиялеләр (Яна Носкова/Елена Трошнева) һәм японнар (Юка Ишигаки/Риюо Немото) бронза медаль белән канәгать калды.

Ирләр арасында беренче урынга Кытайдагы Тайбэй пары (Ханг-чин Чанг/Шэнг-Шэнг Ханг), икенче урынга россиялеләр (Михаил Пайков/Вячеслав Буров) лаек булды. Бронза медальләр шулай ук тагын бер Россия пары (Александр Шибаев/Кирилл Скачков) һәм французларда (Томас Ле Бертон/Романи Лорентц).

Казан алтынын хатын-кызлар арасындагы ялгыз разрядта Кытай спортчысы Сяохи Чэ, көмешне аның ватандашы Чжэн Шичан яулады. Бронза медальләр Япониядән Юка Ишигаки һәм тагын бер Кытай теннисчысы Юэфэй Мада.

Big_224443320130715-32408-1u8nrdx

Универсиада. 10 нчы көн. Өстәл теннисы © РИА Новости/Александр Кряжев

Ирләр арасында финал ярышларында кытайлар үзара очрашты һәм  И Лю алтын, Кунь Шану көмеш нәтиҗәгә иреште. Бронза медальләргә Коки Нива (Япония) һәи Чиен-ан Чень (Кытайдагы Тайбэй) лаек булды.

 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты