2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Чжао Сюэ: "Казанда җиңү – Кытай шахматчылары өчен зур уңыш"

Казан Универсиадасында җиңү Кытай җыелмасы шахматчылары өчен зур уңыш булды, диде студентлар Уеннары чемпионы Чжао Сюэ.

Big_224552020130715-22124-lscg4s

Универсиада. 10нчы көн. Теннис. Шахматлар © РИА Новости/Владимир Вяткин

Казанда Кытай җыелма командасы команда исәбендә һәм хатын-кызлар турнирында алтын яулады. "Безнең җыелма өчен Универсиадада җиңү – зур уңыш. Турнирда шәхсән минем мотивациям бик көчле булды. Россиядә шахматларның бик популяр булуына игътибар иттем. Владимир Поткинның (Россия ир-атлар җыелмасы тренерларының берсе) шахматларның кайчан да булса Олимпия гаиләсенең тулы хокуклы әгъзасы булачагына ышануы турында сүзләре мине рухландырды", - диде спортчы журналистларга. Россиядән көндәшләре арасыннан Чжао Сюэ Анастасия Боднарукны аерып әйтте. "Икебез дә цейтнотка эләккәч, миңа аның белән җиңел булмады. Әйе, нәтиҗәдә мин җиңдем, әмма миңа уңыш елмайды, дисәң дә була. Бәлки тәҗрибәм дә роль уйнагандыр – мин бу турнирда иң өлкәне идем бит", - дип өстәде ул.

Кытай спортчысы "Россиянең, Кытайныкы сыман, хатын-кызлар командасы көчле", диде. "Мин Россия кызлары белән инде күп еллар дәвамында уйныйм. Универсиадада алар бик яшь состав белән катнашты, әмма кайбер кызлар белән партияләрдә авырлыклар күп булды", - дип йомгаклады Чжао Сюэ.

«Р-Спорт», 5 июль 2013 ел