2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия шахматчылары командалар арасында Универсиаданың көмеш медаленә лаек булды

Шахмат буенча Россия җыелма командасы Казан Универсиадасында катнашкан командалар арасында икенче урын алды.

Дүшәмбе көнне Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелек төгәлләнде. Ир-атлар турнирында Филиппин вәкиле Уэсли Со, ә хатын-кызларда кытайлы Чжао Сюэ җиңде. Командалар ярышында Кытай җыелма командасы беренче булды, аларның шахматчылары барлыгы 21 очко җыйды. Россия вәкилләре (Анастасия Савина, Анастасия Боднарук, Максим Матлаков) хисабында 19 балл булып чыкты. Өченче урынга исә поляклар лаек булды.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел