2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Филиппин шахматчысы Со Казан Универсиадасы чемпионы булды

Филиппин вәкиле Уэсли Со Казан Универсиадасының шахмат турнирында җиңү яулады.

Big_224540620130715-2297-1hkmo38

Универсиада. 10нчы көн. Шахмат. © РИА Новости/Владимир Вяткин

Дүшәмбе көнне соңгы, 9 нчы, тур уеннары узды. Кара фигуралар белән уйнаган Со әрмәнле Завен Андриасянга каршы уенны тигез исәпкә төгәлләде. Бу бәйге 28 нче чыгышта тәмамланды. Со да, шулай ук Россия вәкилләре Евгений Алексеев, Максим Матлаков, Санан Сюгиров та, Андриасян да, кытайлар Ли Чао, Ма Цюнь, Чжоу Цзяньчао һәм поляк Ячек Томчак та 6,5 очко җыйды.

Турнирның җиңүчеләре исә өстәмә күрсәткечләр нигезендә билгеләнде: алтын Сога насыйп булды, көмеш медальне Андриасян алды, бронза Лига эләкте. Матлаков — 5 нче, Алексеев — 7 нче, Сюгиров — 9 нчы урын алды. Россиянең тагын бер вәкиле Дмитрий Андрейкин 6 очко җыеп, 14 нче урынга калды.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел