2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия җыелмасының барлык ишкәкчеләре Универсиадада яхшы чыгыш ясады, дип белдерде Верлин

Россия җыелмасының тренер штабы байдаркаларда һәм каноэда ишү буенча спортчыларның һәм командаларның нәтиҗәләреннән канәгать, дип белдерде баш тренер россияле Сергей Верлин.

Россиялеләр байдаркаларда һәм каноэларда ишүдә 21 медаль, шуның 10сы алтын яулады.

Big_224460020130715-5311-3x7bnx

Универсиада. Каноэ һәм байдаркаларда ишү.Хатын-кызлар. Байдарка икәү. 500 м © РИА Новости/Алексей Мальгавко

“Барлык спортчылар да әйбәт чыгыш ясады. Барысы да үзен күрсәтә алды. Планлаштырылганнан берәү дә начар чыгыш ясамады. Иң матур мизгелләрдән  Наташа Подольскаяны билгеләп үтәр идем. Классик, техник яктан бик оста  җиңү. Ике ишкәкледә безнең Постригай/Дьяченко югарылыкта булды. Аларга үз вакытлары белән узышырга туры килә, киләчәктә дә барысы да әйбәт булыр дип ышанам ", - диде Верлин журналистларга. Ярыш каналында  "тиз агым" булу Универсиадада  югары нәтиҗәләр яуларга ярдәм итте. " Канал тиз үтелде. Моны игътибарга алырга кирәк. Секундлар бик тиз үтте. Күп ярышлар бик тиз булды. Биредә берничә нәтиҗә рекордка якын булды. Канал шуның белән дә кызыклы", - дип өстәде тренер.

«Р-Спорт», 21 июль 2013 ел