2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Өстәл теннисы буенча Россия тренеры үз спортчылары чыгышыннан канәгать түгел

Өстәл теннисы буенча ярышлар тәмамлангач Россия җыелмасы тренеры һәм спортчылар үз эшләренә йомгак ясадылар һәм нәтиҗәләрне анализладылар.

Big_224386420130714-17417-18wtsfv

Россиялеләр букчасында 6 бүләк җыелды: теннисчылар  бер көмеш һәм биш бронза медаль яуладылар.  Шэньчжэньда  үткән элеккеге  Универсиадада   Россия  җыелма  командасы уенчылары  пьедесталга күтәрелә алмаган иде.

Өстәл теннисы буенча Россия җыелмасы тренеры  Александр  Петкевич :” Быел Универсиадага тәкъдим ителгән  Россия командасы составы Шэньчжэньдагыга караганда күпкә өстенрәк. Аннан, медальләр дә медальләрдән аерыла. Яуланган алты медалебез, билгеле, алдагы Универсиадалар белән чагыштырганда, уңыш дияргә була. Тик мин, турыдан-туры команда белән эшләүче тренер буларак, аларның  күпкә сәләтлерәк икәнен беләм. Аларның активында инде җитди җиңүләр бар.  

Спортчылар программаның шәхси төрендә дә үзләрен күрсәтерләр дип уйлаган идем. Без командалыда да, парлы разрядларда да уңышка ирештек. Тик берәү дә программаның шәхси төрендә бер генә медаль дә яулый алмады. Бу кәефне җибәрде. Барысы арасында да ике төр: командалы һәм шәхси разряд әйбәт бәяләнә. Минем уйлавымча, бу бары эшләп җиткермәү һәм үзеңне тулысынча күрсәтә алмаудан булды.”

Россия җыелмасы  капитаны Кирилл Скачков : 
"Безгә биредә булу бик ошады, китәсе дә килми. Нәтиҗәләрне алсак, мин үз чыгышым  белән бик үк канәгать түгел. Билгеле, мин әйбәтрәк чыгыш ясармын дип өметләнгән идем.

 Билгеле, тренерларымның, өстәл теннис ы   Федерациясенең, җанатарларымның миңа булган  өметләрен акламадым дип саныйм. Хәзер мин дөрес нәтиҗә ясарга һәм хаталарымны төзәтергә тырышам”.

 Антонина Савельева:

"Без бик тә  кыен булган берничә матч үткәрдек. Медаль өчен көрәш барган командалы матч (Россия - Чехия, 3:2) шуңа керә.

 Микста да чиктән тыш авыр очрашуны без сөйрәп чыктык. Физик яктан да, рухи яктан да бик авыр булды. Ә гомумән алганда – бик шәп үтте. Мин  Универсиада да  беренче тапкыр һәм миңа биредә барысы да бик ошады".

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты