2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан Республикасының «Татарстан Миссы» иҗтимагый оешмасы

«Татарстан Миссы» нәфислек һәм матурлык фестивальләрен, шул исәптән, «Татарстан Миссы», «Татарстанның Мини-миссы» һ.б. республика конкурсларын оештыру белән шөгыльләнә. Оешманың төп максаты – шәхеснең гармонияле үсешенә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруына, рухи һәм физик яктан камилләшүенә этәргеч бирүче эшчәнлекне пропагандалау һәм бу юнәлештәге башлангычларга теләктәшлек күрсәтү.

«Татарстан Миссы » спорт, мәдәни-күңел ачу корылмаларының, спорт мәктәпләренең материаль-техник нигезен үстерү һәм киңәйтүгә ярдәм итә, шундый ук илкүләм һәм халыкара оешмалар белән иҗади, эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерә, яшьләрне иҗади эшчәнлеккә җәлеп итеп, алар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.

«Татарстан Миссы» республика конкурсы 1998 елдан бирле үткәрелә. Җиңүче « Россия Миссы» илкүләм конкурсында катнаша, «Дөнья Миссы», «Галәм Миссы» һ.б. халыкара конкурсларда катнашу өчен көрәшү хокукын ала.

«Татарстанның Мини-миссы» матурлык һәм сәләт республика конкурсы 2001 елдан бирле оештырыла. Бу бәйге – Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу өчен сайлап алу этабы. Шулай ук конкурс дирекциясе кызларны Татарстан исеменнән «Little miss World», «Little Miss Universe», «Little Miss Europe», «Little Miss Eurasia», Голливудта узучы «World Championships» сәнгатьнең башкару төрләре буенча Бөтендөнья чемпионаты, «Best child model of Russia», «Best child model of the World», «Mini Miss & Mister Cinemania» кебек халыкара конкурсларда һәм проектларда катнаштыра.

«Татарстан Миссы» иҗтимагый оешмасы «Казан 2013» Башкарма дирекциясе белән берлектә «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың рәсми тантаналары» юнәлеше буенча волонтерлар әзерләүне максат итеп куйган «2013 елгы Универсиада йөзе» проектын тормышка ашыра. Ә ел саен оештырылучы «Татарстан Миссы» матурлык конкурсында 2010-2013 елларда махсус «Универсиада 2013 Миссы» номинациясе булдырылды.

Элемтә:
Элемтә: 420111, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 26 йорт
Телефон/факс: +7(843)238-01-10, +7 (843) 292-555-9 +7 919-622-48-01
E-mail: misstatarstan@kazancity.net, miss-tatarstan@mail.ru, studia-mt@mail.ru
Интернет-сайт: www.misstatarstan.ru