2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Хокукый мәгълүмат

http://www.kazan2013.com сайты - «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасысының рәсми интернет-сайты. (алда – Сайт).

Сайт материалларыннан һәм сервисларыннан файдалану Россия Федерациясе законнары нигезендә көйләнә.

Сайттагы мәгълүматлардан файдалану турында (“йөкләп алу өчен материаллар”дан кала.

Сайттагы текст материалларын мәгълүмати максатларда гына файдаланырга ярый. Сайтны матбугат чыганагы итеп күрсәткән очракта гына текстларны күчереп бастыру һәм ММЧ да цитата буларак китерү рөхсәт ителә. Интернет челтәре массакүләм мәгълүмат чаралары Сайтның интернет битенең сылтамасын күрсәтергә тиеш. Күчереп бастырган (цитаталарга да кагыла) мәгълүматларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тыела.

Сайттагы аудиовизуаль һәм график эчтәлектәге фотоматериалларны, аудио һәм видеофрагментларны «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасысыннан язмача ризалык алган очракта гына файдаланырга ярый.

«2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Сайтка урнаштырылган товар билгеләреннән файдалану Сайттагы “Лицензияләү” һәм “Символлардан файдалану” бүлекләрендә күрсәтелгәнчә башкарыла.

Дирекциянең товар билгеләреннән файдалану хокукы ике төрле – коммерция максатында файдаланган очракта – лицензия килешүе төзү һәм лицензия түләме түләү юлы белән, коммерцияле булмаган файдалану очрагында – товар билгесеннән файдалануга ризалык алу юлы белән бирелә.

“Йөкләп алу материаллары” бүлегендәге мәгълүматтан файдалану турында

Сайтның “Йөкләп алу материаллары” бүлегендәге барлык материалларны да, шул исәптән, аудиовизуаль һәм график эчтәлектәге фотоматериаллар, аудио һәм видеофрагментлар да коммерцияле булмаган максатларда гына (шәхси, танышу, белем алу, тикшеренү һәм аналитик) файдаланырга ярый. Материалларны бүтән төрле максатларда файдаланган очракта, «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының хокук бозучыларны гражданлык-хокукый, административ яки җинаять җаваплыгына тартырга хокукы бар.

Кагыйдәләргә үзгәртүләр кертү тәртибе

«2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының әлеге бүлектәге кагыйдәләрне теләсә кайсы вакытта берьяклы тәртиптә үзгәртергә хокукы бар. Андый үзгәртүләр яңа версияне сайтка урнаштырганнан соң 3 (өч) көннән соң көченә керә. Кулланучы үзгәртүләр белән килешмәсә, Сайтка керүдән баш тарта, Сайт материаллары һәм сервисларын файдалануны туктата ала.